Зәй офыклары

Максат бер – патриотлар тәрбияләү

Яшь буында хәрби-патриотик тәрбия нигезләрен ныгыту һәм үстерү, Ватанга, туган җиргә патриотик хисне кече яшьтән үк формалаштыруның тагын бер үтемле ысулын тормышка ашыру максатында 30 гыйнварда 7нче мәктәптә гомумбелем бирү учреждениеләренең кадет сыйныфлары арасында беренче мәртәбә слет үткәрелде. Анда шәһәрнең 1, 2, 3, 4, 6, 7нче мәктәпләре һәм татар гимназиясеннән...

Яшь буында хәрби-патриотик тәрбия нигезләрен ныгыту һәм үстерү, Ватанга, туган җиргә патриотик хисне кече яшьтән үк формалаштыруның тагын бер үтемле ысулын тормышка ашыру максатында 30 гыйнварда 7нче мәктәптә гомумбелем бирү учреждениеләренең кадет сыйныфлары арасында беренче мәртәбә слет үткәрелде. Анда шәһәрнең 1, 2, 3, 4, 6, 7нче мәктәпләре һәм татар гимназиясеннән кадет сыйныфларында укучылар катнашты. Слет 8 команда арасында бәйге формасында оештырылды.

Слет жюрига башкарылган эшләрдән тупланган портфолио, хокукый-норматив документлар һәм сыйныфның көндәлек тормышыннан алынган видеоязмаларны тәкъдим итүдән башланды. Һәр команда визит карточкасын иҗади формада күрсәтте. Бәйгенең бу өлешендә төгәл, иҗади эшләүләре белән 1нче мәктәп командасы аерылып торды. IX «В» сыйныфы укучыларының (җитәкчеләре Андрей Иванов) ел дәвамында хәрби-спорт уеннарында шактый уңышлары бар. Шәһәр күләмендә үткәрелгән радиопеленгация, туризм бәйгеләрендә, республикада радиотелеграфия буенча җиңү яулаганнар. Кыскасы, егет-кызларның җитди сынауларга әзерлеге күренеп тора. Слетта катнашучы иң яшь кадетчылар 4нче мәктәпнең өченче сыйныф укучылары иде. Тәҗрибәләре зур булмаса да, малай-кызлар "ут чәчеп" торды. Кечкенәдән патриотик рух сеңеп килә үзләренә, ди укытучылары Алексей Ревин.

Шулай ук Рөстәм Магиев җитәкчелегендәге 2нче мәктәп, Дамир Галиев кул астында шөгыльләнүче 3нче мәктәп, Сергей Петрушенконың 7нче мәктәп, татар гимназиясенең Рамил Фаршатов кул астында эшләүче кадет сыйныфлары да үзенчәлекле эш алымнары, җитез гамәлләре белән игътибарны җәлеп итте.

Алга таба кадетчылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап стена газетасы чыгару, викторина уеннары, стройга тезелеп хәрби кагыйдәләрне үтәү, вакытка противогаз кию, автомат сүтеп-җыю һәм ату, кул сугышы, турникта тартылу, йөгерү кебек бәйгеләрдә көч сынашты.

Шәһәр-район эчке эшләр бүлеге, хәрби комиссариат, РОСТО-ДОСААФ идарәсе вәкилләре, Бөек Ватан сугышы һәм «кайнар нокталарда» хезмәт иткән ветераннар, мәгариф идарәсе белгечләреннән торган жюри, слетка йомгак ясап, һәр кадет сыйныфына төрле номинацияләрдә Дипломнар тапшырды. Ә иң югары әзерлекле кадетчылар дип 6нчы мәктәпнең VIII сыйныф укучылары табылды.

Кадет сыйныфлары слетын ел саен үткәрергә карар кылынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: