Зәй офыклары

Математикадан олимпиада онлайн режимында үткәрелә

1-4 декабрьдә Росссиянең барлык төбәкләрендә мәктәп укучылары арасында математикадан "Плюс" Бөтенроссия онлайн олимпиадасы уздырыла. Быел математика буенча белемнәрен сынап карарга теләүчеләр саны 400 меңнән артып киткән. Татарстан Республикасы данын анда 52 мең укучы яклар дип көтелә. "Плюс" олимпиадасы башлангыч мәктәп укучылары - I-IV сыйныфлар арасында үткәрелә. Конкурс биремнәре математикадан гомумбелем...

1-4 декабрьдә Росссиянең барлык төбәкләрендә мәктәп укучылары арасында математикадан "Плюс" Бөтенроссия онлайн олимпиадасы уздырыла. Быел математика буенча белемнәрен сынап карарга теләүчеләр саны 400 меңнән артып киткән. Татарстан Республикасы данын анда 52 мең укучы яклар дип көтелә. "Плюс" олимпиадасы башлангыч мәктәп укучылары - I-IV сыйныфлар арасында үткәрелә. Конкурс биремнәре математикадан гомумбелем бирү программаларының типик мәсьәләләреннән аерылып тора. Алар балаларга аңлаешлы уен формасында тәкъдим ителә һәм стандарт булмаган фикер йөртүне үстерүгә юнәлтелә. "Плюс" олимпиадасы мәсьәләләре игътибарны, мантыйкны күнектерә, киңрәк фикер йөртергә өйрәтә, шул ук вакытта мәктәп программасын тирәнтен белүне таләп итми. Олимпиаданың онлайн форматта булуы балаларны компьютер уеннарына охшашлыгы белән җәлеп итә. Анда катнашу - бушлай. Катнашучыларны теркәү мәктәп укучылары тарафыннан plus.olimpiada.ru. сайтында башкарыла. Зәй укучылары да олимпиада да сынатмас дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: