Зәй офыклары

Мин татарча сөйләшәм

Шәһәрнең 3 нче мәктәбендә республикакүләм "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында төрле чаралар һәм кичәләр үткәрелде. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе 21 нче февральдә башланып китте. Акциянең максаты: халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү. Ул - чәчтарашханәләрдә, кибетләрдә, транспортта, даруханәдә һәм башка көнкүреш хезмәтләр күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә...

Шәһәрнең 3 нче мәктәбендә республикакүләм "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында төрле чаралар һәм кичәләр үткәрелде. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе 21 нче февральдә башланып китте. Акциянең максаты: халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү. Ул - чәчтарашханәләрдә, кибетләрдә, транспортта, даруханәдә һәм башка көнкүреш хезмәтләр күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, даирәсен киңәйтү. Чөнки яшерен-батырын түгел, татар кешеләре дә гадәт буенча бер-беребезгә эндәшкәндә дә урысча сүз башлыйбыз. Әгәр дә без татарча сөйләшүне гамәлгә кертсәк, бу акциянең төп максаты тормышка ашар дип уйлыйм. Һәм менә без дә рәхәтләнеп урамда да, эшли торган җирдә дә, гаиләдә дә үзара татарча сөйләшсәк иде. Без - бәхетле буын, чөнки телебез туган телдә ачылган, туган телдә укыйбыз, фикер йөртәбез, барыбыз да аңлыйбыз - бүгенге көндә әле татарча сөйләшүче буын бар икән, 50-100 елдан соң да татар телендә сөйләшүчеләр булачак. Шуңа күрә үзебез сөйләшмәсәк, телне саклый алмаячакбыз. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе - ул бер тамаша гына түгел, ул бөтен җирдә татарча сөйләшү дигән сүз. Яшьләрне "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенә тарту ниятеннән, укучылар укытучылары белән сәүдә нокталарына, китап кибетләренә, урамга - халык арасына чыктылар. Анда укучылар башка милләт кешеләре белән сөйләшүләр уздырдылар, "тылсымлы" сүзләрне искә төшерделәр, татарча шигырьләр сөйләделәр. Өлкән буын вәкилләре акциягә карата үзләренең уңай фикерләрен белдерделәр, татар теленең дәүләт теле буларак үсүен, кулланышка керүен теләделәр, республикабызда халыкларның үзара дус яшәвенә шатландылар, алга таба да шулай булыр дип өметләнеп калдылар. "Бу эш бик саваплы! Рәхмәт, балакайлар! Күзләребезгә сөенечтән яшь килде," - диделәр әбиләр, һәм, рәхәтләнеп, безнең белән фотога төштеләр. Халыкара туган тел көнендә башланган чараларда да укучылар теләп катнаштылар. 3 нче А сыйныфында "Татар теле - дуслык теле" дигән КВН-дәрес үтте. КВНда "Кояшкай" һәм "Күбәләкләр" командалары көч сынашты. "Кем тизрәк?", шаян сорауларга җавап бирү, татарча мәкальләр әйтү, "Табышмакка тап җавап", "Кем күбрәк сүз яза?" һәм татар теленнән грамматик биремнәрне үтәп, укучылар уен-дәреснең ничек тәмамланганын сизми дә калдылар. 4 нче сыйныф укучылары "Төлке һәм бүре" әкиятен сәхнәләштереп, укучыларының күңелләрен күтәрделәр. Ә артистлар үз рольләрен чын артистларча башкарырга тырыштылар. 6 нчы сыйныфта "Татарстан - минем республикам" дигән дәрес-викторина үтте. Укучылар Татарстанның бай табигате, республиканың күренекле язучылары һәм шагыйрьләре турында өстәмә материал белән таныштылар һәм бик күп сорауларга җаваплар таптылар. Укучыларның музыкаль инструментларда уйнавы чараларны тагын да җанландырды. Әйе, безнең балалар татар халкының бик күп көйләрен моңлы һәм аһәңле итеп башкаралар. 11 нче сыйныфта "Тел - гомерлек байлык" дигән сыйныфтан тыш чара үтте. Чарада укучылар телләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Шабанова Лиана һәм Дианалар Г.Тукайның "Туган тел" җырын башкардылар. Укучылар ана теленең һәркем өчен газиз, якын булуын аңладылар. Кеше иң әүвәл үзенең әти-әнисен, туган халкын, туган җирен, янәшә яшәүче кешеләрне яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. "Һәр халыкның үзенә генә хас матур сыйфатлары бар. Без ул сыйфатларны күрә белергә, бәяләргә, үзебезгә кабул итәргә тиешбез. Үзара булышып, аңлашып яшәгәндә генә татулыкка ирешергә мөмкин. Бер-берегезне хөрмәт итеп, аңлап яшик", - диләр өлкән сыйныф укучылары. Өлкән сыйныфлардагы татар һәм рус төркемнәрендә укучылар белән "Мин татарча сөйләшәм" темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Сөйләшүдә татар теле, аның язмышы һәм киләчәге турында фикер алыштык. Шулай ук татар теленең зур сынаулар үтүе, аның әдәби тел булып формалашуы турында да телгә алынды. Әңгәмә вакытында укучылар татар теленең, Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, гамәлдә булуын әйттеләр. Әйе, татар телен, дәүләт теле буларак, барлык милләт вәкилләре дә балалалар бакчаларында, мәктәпләрдә өйрәнәләр. Мәктәпне бетергәндә, һәр укучы татар телендә иркен сөйләшә алу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш. Татар халкы да үз ана телен, гореф - гадәтләрен онытмасын, татар телендә камил сөйләшсен иде. Сер түгел, кайбер татар балалары үз ана телләрендә начар сөйләшәләр, я бөтенләй телне белмиләр. Бу укучыларны да, укытучыларны да борчый. Бу турыда да укучылар үз фикерләрен матур, анык итеп әйтә белделәр. Әңгәмә татар халкының тарихын, күренекле шәхесләрен истә тотып, укучыларны, татар телен онытмаска, алга таба да тырышып өйрәнергә, башка халыкларның да телен, гореф - гадәтләрен хөрмәт итеп яшәргә кирәк дигән сүзләр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: