Зәй офыклары

Мәктәпләргә – электрон җиһазлар

Татарстанда 2010-2015 елларга исәпләнгән «Киләчәк» мәгарифне үстерү стратегик программасы тормышка ашырыла. Анда мөһим бүлекләрнең берсе булып электрон мәгариф тора. Ул республика бюджетыннан финанслана. Программаның беренче этабында укытучыларга ноутбуклар бирелде. Районның 720 укытучысы ноутбук алды. Электрон мәгарифнең икенче этабы "Мәктәпләргә - компьютер" акциясе кысаларында үтте. Район мәктәпләренә 353 стационар компьютер урнаштырылды....

Татарстанда 2010-2015 елларга исәпләнгән «Киләчәк» мәгарифне үстерү стратегик программасы тормышка ашырыла. Анда мөһим бүлекләрнең берсе булып электрон мәгариф тора. Ул республика бюджетыннан финанслана. Программаның беренче этабында укытучыларга ноутбуклар бирелде. Районның 720 укытучысы ноутбук алды.

Электрон мәгарифнең икенче этабы "Мәктәпләргә - компьютер" акциясе кысаларында үтте. Район мәктәпләренә 353 стационар компьютер урнаштырылды. Хәзер исә өченче этапта эш бара. Бу этап балаларга белем бирү йортларын электрон җиһазлар белән тәэмин итүне күздә тота. 2011 ел ахыры һәм 2012 ел башында безнең шәһәр һәм район мәктәпләренә 72 интерактив такта һәм 88 проектор кайтарылды. Хәзер аларны мәктәпләргә урнаштыру бара.

Шәһәрнең 3нче мәктәбендә мондый электрон җиһазларның бер өлеше урнаштырылып, файдаланыла башлады инде.

- Мәктәбебез заманча җиһазлар белән баетыла бара. Бу, әлбәттә, белем бирү сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч бирә. Чөнки замана баласын дәресләрне тирәнтен үзләштерүгә җәлеп итү өчен кызыксындырырга кирәк. Шунысы куанычлы, республика, район җитәкчелеге балага тирән белем бирү өчен тиешле шартлар тудыруда зур эш башкара, - ди мәктәп директоры Валентина Мазуревская.

Бу мәктәптә иң беренче проектор федераль дәүләт мәгариф стандартлары нигезендә укытылучы беренче сыйныфлар кабинетына куелган. Баланы кече яшьтән югары технологияләр белән таныштырып, алар белән иркен эш итәргә өйрәтү бик мөһим, ди укытучы Ирина Суворова. Түшәмгә беркетелгән проектор балаларга комачауламый. Укытучы такта янындагы экранга үз ноутбугындагы программаны кушып дәрес үткәрә. Укучылар матур рәсемнәр төшерелеп әзерләнгән һәр теманы кызыксынып, игътибар белән үзләштерә. Сүзләрнең җитмәгән хәрефләрен әйтә, үз-үзләрен тикшереп карау мөмкинлеге дә бар. Мәсәлән, I сыйныф укучысы Никита Спиридонов экран аша күрсәтелүче табышмакларны чишәргә ярата, шулай ук математикадан рәсемле биремнәрнең кызыклы булуын, аларны сыйныфташлары белән ярыша-ярыша чишүләрен әйтте. Ирина Суворова махсус программалардан тыш, үзе әзерләгән программалар белән дә дәресләрен җанландыра. Ул элек аларны кечкенә компьютер экраны аша күрсәтсә, хәзер яңа җиһазлар укытучыга дәресләрне тагын да кызыклырак итүдә зур ярдәм.

Татар теле укытучысы Клара Яһүдина да рус телле балаларга татар телен өйрәтүдә җиһазларның мөһимлеген ассызыклый. Ул шушы бер ай эчендә генә дә рус телле укучыларның сүз байлыгы артты, ди.

Гомумән, электрон җиһазлар куллана башлауга укытучылар да, укучылар да бик шат.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: