Зәй офыклары

Мәктәптә - "Батырлык дәресе" (Фоторепортаж)

Россиядә Хәрби дан көннәре арасында 2 февраль мөһим урынны били. 1943 елның 2 феврале тарих битләренә Сталинград сугышында совет гаскәрләренең фашист илбасарларын тар-мар иткән көн буларак кереп калды. Шул уңайдан кичә шәһәр-район мәктәпләрендә "Батырлык дәресләре" үтте. 6нчы мәктәптә узган дәрестә ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин, совет әгъзасы Геннадий Хәлиуллин һәм...

Россиядә Хәрби дан көннәре арасында 2 февраль мөһим урынны били. 1943 елның 2 феврале тарих битләренә Сталинград сугышында совет гаскәрләренең фашист илбасарларын тар-мар иткән көн буларак кереп калды. Шул уңайдан кичә шәһәр-район мәктәпләрендә "Батырлык дәресләре" үтте. 6нчы мәктәптә узган дәрестә ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин, совет әгъзасы Геннадий Хәлиуллин һәм Сталинград сугышы михнәтләрен үз җилкәсендә күтәреп, җиңүгә зур өлеш керткән мөхтәрәм шәһәрдәшебез Леонид Мачтаков катнашты.


«Батырлык дәресе»н алып барган мәктәп музее җитәкчесе Любовь Нуждина Сталинград сугышында катнашкан ветеранның тормыш юлын һәм сугыштан соң ГРЭС төзелешенә керткән бәһасез өлешен бәян итте. 93 яшьлек ветеранга балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, аның җавапларына, мавыктыргыч итеп сөйләвенә сокландылар.

Леонид Мачтаков "Батырлык өчен", "Сталинградны саклаган өчен" медальләре, баш комадующийның 7 грамотасы белән бүләкләнгән. Ул Бөек Ватан сугышында Мәскәү өчен, Сталинград өчен барган бәрелешләрдә, Курск дугасы Украинаны илбасарлардан азат итү операцияләрендә катнашып, ике тапкыр авыр яралана. Илебезгә җиңү китерү өчен бөтен көчен куйган легендар шәхес ул - Леонид Мачтаков.

- Мин 1941 елның июнь аенда урта мәктәпне бетерү турында кулга документ алдым. 1нче мәктәпне без 25 укучы тәмамладык һәм икенче көнне үк диярлек күпләребезгә фронтка чакыру килде. Тарихтан укып беләсез, Мәскәү янында барган каты сугышлар совет гаскәрләренең профессиональ хәрбиләрен күпләп югалтуга китерде. Фашистларның Сталинградны басып алу икенче зур операциясе иде. Дошманга каршы тору өчен калган хәрбиләрдән һәм нигездә авыллардан җыйналган яшь солдатлардан полклар булдырып, Сталинградны саклау бурычы куелды. Бу сугышларда барлыгы 2 миллионнан артык сугышчы катнашты. Немецлар исә бу фронтка 26 меңнән артык корал, 4 меңнән артык танк, 3 меңнән артык самолетын җибәрде. Кызыл Армияне тулысынча тар-мар итү максаты куелган иде алар тарафыннан. Әмма безнең батыр сугышчылар, акыллы командирлар, аларның үз-үзләрен аямый көрәшүе нәтиҗәсендә 152 көнлек аяусыз сугыш безнең җиңү белән тәмамланды. Бу зур сәяси мәгънәгә дә ия иде. Ул чорда АКШ Президенты Сталинга, Сталинград җиңүе белән тәбрикләп, котлау юллый, чөнки чит илләр Германиянең кабат басып алуларга барырга көче калмавын аңлыйлар, - дип сөйләде Леонид Мачтаков. Ул шулай ук укучыларга Сталинград өчен барган сугышларда катнашкан Югары Баграж авылы танкистлары турында тирән эчтәлекле шигырьне дә укыды.

Геннадий Хәлиуллин ветераннар советы әгъзалары көче белән туплап чыгарылган махсус китапны мәктәп музеена бүләк итте. Китапта ул Леонид Мачтаковның Сталинград сугышы турында тирән эчтәлекле язмасы булуын да искәртте, аны һәр укучының укып чыгуы мөһим, диде.

- Леонид Мачтаков язманы эзләнеп, тарихи документларга нигезләнеп әзерләде. Анда Зәй районыннын күп кенә хәрбиләрнең Сталинград сугышында катнашуы турында мәгълүмат бар. Араларында, бәлки, сез үзегезнең ерак бабаларыгызны да табарсыз, - дип басым ясады ул.

Укучылар тарихи мәгълүматлар белән бергә ул чордагы хәрби уку йортлары, андагы тәртипләр белән дә кызыксынды. Мәсәлән, Х сыйныф укучысы Илдар Маркеловның кызыклы соравына ветераннар бик теләп, тәфсилләп җавап бирделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: