Зәй офыклары

Олимпиадалар бара

15 ноябрьдән 17 декабрьгә кадәр мәктәп укучылары арасында фән олимпиадаларының муниципаль туры үтә. Инде кайберләреннән нәтиҗәләр билгеле булды. Рус әдәбиятыннан Анна Давыдова (7нче мәктәп, XI сыйныф), Екатерина Шабаева (4, X), Динә Бикмөхәммәтова (6, IX), Ксения Сурова (2, VIII), Алсу Ибраһимова (1, VII) җиңүче булды. Рус теленнән иң югары баллны Арина...

15 ноябрьдән 17 декабрьгә кадәр мәктәп укучылары арасында фән олимпиадаларының муниципаль туры үтә. Инде кайберләреннән нәтиҗәләр билгеле булды. Рус әдәбиятыннан Анна Давыдова (7нче мәктәп, XI сыйныф), Екатерина Шабаева (4, X), Динә Бикмөхәммәтова (6, IX), Ксения Сурова (2, VIII), Алсу Ибраһимова (1, VII) җиңүче булды. Рус теленнән иң югары баллны Арина Васильева (1, XI), Екатерина Уэтова (4, X), Динә Бикмөхәммәтова (6, IX), Константин Җәлилов (6, VIII) җыйды. Астрономиядән беренче урынны Альберт Фәтхуллин (татар гимназиясе, X), Юлиана Козенбаева (2, IX), Александр Романов (6, VIII) алды. Математикадан җиңүче исеменә Артем Борзов (2, XI), Владимир Кондратенко (4, X), Диана Җәйләева (4, IX), Виктор Осипов (4, VIII), Айдар Гомәров (татар гимназиясе, VII) лаек булды. Артем Борзов исә максималь баллны җыйды. Информатика буенча Дмитрий Тихонов (4, XI), 380 балл җыеп, җиңүче булды. Технологиядән Алина Янбек (7, XI), Марина Русалкина (2, IX), Николай Фирсов (Түбән Биш, X), Олег Рагузин (4, VIII) җиңүгә иреште. Биологиядән, 91,5 балл туплап, Анна Давыдова (7, IX) җиңүгә иреште. Сәнгать буенча IX, X, XI сыйныфлар арасында иң югары күрсәткечкә Айгөл Шакирова (6, XI) ия булды. Тормыш иминлеге нигезләреннән Ленар Хәйруллин (6, XI) һәр нормативны югары күрсәткечләр белән үтәп, җиңүче булды. Физикадан Кирилл Лукин (4, VIII), Зарина Гаделшина (2, IX), Альберт Фәтхуллин (7, X), Дмитрий Тихонов (4, XI), инглиз теленнән Илүзә Таҗиева (татар гимназиясе, XI), экологиядән Алексей Стюхин (4, XI), Рафаэль Фәйзуллин (4, X), географиядән Павел Зинкин (Бохарай, XI), Лев Лукьянов (7, IX), Мәдинә Канәфина (3, VIII), Аделия Галәлетдинова (6, VIII) югары баллар җыйды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: