Зәй офыклары

Патриотик тәрбиягә игътибар зур

Ал. Бистәсе мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының җыены узды. Аны мәгариф идарәсе яшүсмерләрне хәрби тормышка әзерләүче педагогларның практик күнекмәләрен арттыру, эш тәҗрибәсе уртаклашу, нәтиҗәле укыту алымнарын барлау максатында оештырды. Тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының муниципаль методик берлеге җитәкчесе Александр Ширяев әйтүенчә, бу чара май аенда X сыйныф егетләре катнашында үтәчәк хәрби...

Ал. Бистәсе мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының җыены узды.

Аны мәгариф идарәсе яшүсмерләрне хәрби тормышка әзерләүче педагогларның практик күнекмәләрен арттыру, эш тәҗрибәсе уртаклашу, нәтиҗәле укыту алымнарын барлау максатында оештырды.

Тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының муниципаль методик берлеге җитәкчесе Александр Ширяев әйтүенчә, бу чара май аенда X сыйныф егетләре катнашында үтәчәк хәрби уеннарга әзерлекне башлап җибәрү этабы да. Укытучылар җыен барышында чын мәгънәсендә бер көнлек армия тормышы үтте. Алар стройга тезелү, противогаз кию, автомат куллану кагыйдәләрен искә төшерделәр, хәрби спорт уеннарында көч сынаштылар.

Мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова, укытучыларга мөрәҗәгать итеп, сыйфатлы белем бирү өчен кирәкле булган материаллар исемлеген әзерләргә, алга таба яшүсмерләр арасында патриотик тәрбияне тагын да яхшырту бурычын куйды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: