Зәй офыклары

Полициядә кунакта

Традицияне дәвам итеп, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе быел да мәктәп укучылары өчен эчке эшләр бүлегенә экскурсия оештырды. Бу юлы полициядә кунакта 3нче мәктәпнең V сыйныф укучылары булды. Аларның ЮХИДИ үткәргән бәйге, чараларда һәрчак актив булулары искә алынды. Экскурсия барышында район эчке эшләр бүлеге тарихы, бүгенгесе турында укучыларга бүлек башлыгы...

Традицияне дәвам итеп, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе быел да мәктәп укучылары өчен эчке эшләр бүлегенә экскурсия оештырды.

Бу юлы полициядә кунакта 3нче мәктәпнең V сыйныф укучылары булды. Аларның ЮХИДИ үткәргән бәйге, чараларда һәрчак актив булулары искә алынды. Экскурсия барышында район эчке эшләр бүлеге тарихы, бүгенгесе турында укучыларга бүлек башлыгы урынбасарлары Николай Ефремов һәм Олег Камалюков сөйләде. Балалар хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләр турында да, хәзерге вакытта идарәдә кулланылучы яңа технологияләр хакында да бик кызыксынып тыңлады. Аеруча аларны полиция хезмәткәрләренең спортзалда шөгыльләнүләре, нинди төр спортка өстенлек бирелүе кызыксындырды. Шулай ук җинаятьләрне ачуда ярдәмче булган этләр дә битараф калдырмады. Укучыларга киләчәк һөнәрен полиция белән бәйләргә теләүчеләрнең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге аңлатылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: