Зәй офыклары

Проект озын гомерле булсын

Билгеле булганча районда һәр мәктәптә белем йортының йөзен билгеләүче мәктәп проектлары тормышка ашырыла. Бу республика Мәгариф һәм фән министрлыгының "Дәрестән соң - мәктәп" проекты кысаларында укучыларны файдалы шөгыльләргә җәлеп итү, хезмәт аша тәрбияләү дә була. Күптән түгел шәһәрнең 3нче мәктәбендә үткән "түгәрәк өстәл" артында сөйләшүләрдә дә бүгенге көндә мәктәп проектларының...

Билгеле булганча районда һәр мәктәптә белем йортының йөзен билгеләүче мәктәп проектлары тормышка ашырыла. Бу республика Мәгариф һәм фән министрлыгының "Дәрестән соң - мәктәп" проекты кысаларында укучыларны файдалы шөгыльләргә җәлеп итү, хезмәт аша тәрбияләү дә була. Күптән түгел шәһәрнең 3нче мәктәбендә үткән "түгәрәк өстәл" артында сөйләшүләрдә дә бүгенге көндә мәктәп проектларының тормышка ашырылу көн тәртибендәге темаларның берсе булды. Анда әлеге мәктәп "Безнең яшел мәктәп" проекты, район җитәкчелеге тарафыннан тәнкыйтькә алынып, эшне активлаштыру бурычы куелды.

"Безнең яшел мәктәп" социаль-экология проекты биредә инде өченче ел тормышка ашырыла. Эш иң элек бүлмә гөлләренең төрле сортларын сыйныф бүлмәләрендә үрчетүдән башлана.

-Дөрес, башлангыч чорда гөлләрне өйрәнеп, аларга нинди тәрбия кирәклеген аңлау өчен вакыт таләп ителде. Чөнки гөлләргә билгеле бер мохиткә ияләшү, тамыр ныгыту, үсү өчен күпмедер вакыт кирәк. Һәр үсентенең үзенчәлекләрен өйрәнү өчен методик ярдәмлекләр булдырдык, интернеттан китаплардан бай мәгълүмат туплап, алардан махсус альбомнар әзерләдек. Болар балалар өчен күпъяктан файдалы: беренчедән, хезмәткә өйрәнсәләр, икенчедән, үсемлекләргә, биология фәненә игътибар артты, өченчедән, матурлыкны күрә белергә өйрәтү дә. Үз кулларың белән үстергән гөлләрнең күпме хезмәт куюны соравын аңлау, җәмәгать урыннарындагы матурлыкны саклауга да китерә дип исәплим, - ди мәктәп директоры Валентина Мазуревская.

Асылында хезмәт тәрбиясе яткан мәктәп проектының тәрбиягә уңай тәэсире зур, әлбәттә. Алай гына да түгел, "Безнең яшел мәктәп" проекты кайбер укучыларны биология буенча фәнни эшләргә дә җәлеп этәргән. Мәсәлән, Ангелина Сураеваның әлеге проектка нигезләнеп, шактый гына фәнни конференцияләрдә катнашукан. Быел Самара медицина университетына укырга кергән кыз мәктәптә башлаган фәнни эшен тагын да киңәйтү, үстерү нияте белән яна.

Матур чүлмәкләргә утыртылган бүлмә гөлләре елдан-ел күбрәк укучыны әлеге проектта катнашырга җәлеп итә икән. Педагог Венера Гатина җитәкчелегендәге I "Б" сыйныфы укучылары класс бүлмәләрен матур гөлләр белән бизәү буенча аерылып тора. Аларны укытучы укучылар белән бергәләп тәрбияләүгә, даими төстә су сибеп үстерүгә, төпләрен йомшартуга зур игътибар бирә. Балаларның әти-әниләре дә проектка үз өлешләрен кертеп төрле гөлләр белән биргән.

Гомумән, проектта катнашучы кайсы гына баладан сорасаңда, ул гөлләрнең нинди характерда булуын сөйләп бирә ала. Бу исә эшнең сүздә генә калмавын дәлилли. Көз башында эшчәнлекнең сүлпәнләнеп китүен җәй көне тышта мәктәп территориясен бизәп утырган гөлләрнең бинага кергәч сулып калуы, орлыклардан яңа гөлләр утыртылуы белән аңлаталар. Чөнки бүлмә гөлләреннән башланган проект территорияне чәчәкләр, яшел үсентеләр белән бизәүгә дә күчкән. Проект өчен җаваплы педагоглар, мәктәп хезмәткәрләре Ландыш Кәримова, Эльмира Воробьева, Любовь Адельшина укулар башлангач, балалар белән бергәләп, орлыклар җыйнау, картайган бүлмә гөлләрен яңарту белән мәшгуль. Өлкәннәр көне уңаеннан "Энергетик" Мәдәният сарае мәйданында үткән мәктәп ярминкәсендә укучылар махсус теккән кечкенә капчыкларга, орлыклар салып, өлкәннәргә бүләк ясады.

Ә мәктәп проектын ишегалды территориясендә дә гамәлгә ашыру чәчәк клумбаларын бизәү максатыннан, төрле кул эшләре үрнәкләре әзерләү иҗтыяҗын тудырган. Хәзер хезмәт дәресләрендә балалар клумбаларны бизәү өчен техник иҗат белән дә шөгыльләнә.Укучыларның якын йортларда яшәүче өлкән яшьтәгеләр дә үзләрендә булган гөлләрне бүләк иткән. Бу көннәрдә генә Валентина Симашева 7 төрле миләүшә гөлләре алып кергән мәктәпкә. Гомумән, хәзер сыйныф бүлмәләрен, коридор, кабинетларны 200дән артык үсенте бизи. Алар арасында нәзберек экзотик гөлләр дә бар. Алга таба да проект кысаларында аларның санын, төрләрен арттыру белән янып яши педагоглар, укучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: