Зәй офыклары

Программа ничек үтәлә?

Узган атнада район һәм шәһәр Советының кайбер депутатлары, җылылык һәм электр энергиясе белән эш итүче предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, энергия ресурсларыннан файдаланучы структуралар вәкилләре, район Советы һәм башкарма комитетлар җаваплы хезмәткәрләре катнашында муниципаль районда энергия ресурсларын саклау буенча 2011-2015 еллар һәм 2020 елга кадәр исәпләнгән программаның үтәлеше торышына багышланган "түгәрәк...

Узган атнада район һәм шәһәр Советының кайбер депутатлары, җылылык һәм электр энергиясе белән эш итүче предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, энергия ресурсларыннан файдаланучы структуралар вәкилләре, район Советы һәм башкарма комитетлар җаваплы хезмәткәрләре катнашында муниципаль районда энергия ресурсларын саклау буенча 2011-2015 еллар һәм 2020 елга кадәр исәпләнгән программаның үтәлеше торышына багышланган "түгәрәк өстәл" үтте. Аны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды.

Роберт Халитов, утырышны ачып, энергия саклауның мөһим мәсьәлә, заман таләбе булуын билгеләп үтте, 2010 елда җылылык һәм электр энергиясеннән файдалану бюджет өчен 99 миллион сумга төшсә, 2011 елда исә 127 миллион сум тәшкил итәчәген белдерде. Шуңа күрә энергоресурслардан сакчыл һәм нәтиҗәле файдалану алгы планга чыга. Әлеге җәһәттән һәр оешма, һәр предприятие үзенең энергия саклау программасын булдырырга тиеш. Бу юнәлештә ГРЭС, "КАМАЗавтотехника" ҖЧШ, "Зәй шикәре" АҖ, "ТЕХНО заводы", "Су каналы-сервис", "Аква-Зәй", "Зәй идарәче компания" һәм кайбер башка оешмалар ярыйсы гына уңышлы эшли.

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Павел Байрашев чыгышында энергия саклау буенча район программасының беренче яртыеллыкта үтәлеше турында сөйләде.

Тулаем программа буенча билгеләнгән чаралар 37541,4 мең сум тәшкил иткән. Программада катнашучы 20 предприятиенең 10сы быелга билгеләнгән бурычларны тулысынча үтәгән. Предприятиеләр арасында ГРЭС программасы аеруча нәтиҗәле, быелның 6 аенда тиешле чараларны гамәлгә кертү сәбәпле, 3847 мең сум янга калдырылган.

"Зәй шикәре" АҖендә 4 вакуум аппараты алмаштыру һәм башка чаралар өчен 54,4 миллион сум финанс чыгымнары сарыф ителгән.

"Зәй җылылык челтәрләре предприятиесе" АҖ 22 йортта җылылык исәпләү узеллары алмаштырган. Бүгенге көндә оешма "Промсервис" ҖЧШ (Дмитровград шәһәре) белән актларга кул кую эшен алып бара. Биредә шулай ук диаметры 325-8 миллиметрлы җылылык челтәрен диаметры 426-8 миллиметрлыга күчерү буенча 9,3 миллион сумлык эш планлаштырылса, бүгенге көнгә ул 400 мең сумлык башкарылган. Шәһәрнең Ленин урамындагы 219-325 миллиметрлы җир өстеннән узучы җылылык челтәрен каналсыз челтәргә күчерү буенча проект әзерләнә.

"КАМАЗавтотехника" ҖЧШендә электр энергиясен тарификацияләү (ике зоналы тарифка күчерү), яктыртуны реконструкцияләү (энергия саклый торган яктырткычларга күчү), газ белән эшләүче җиһазларны режимга көйләү буенча эшләр башкарылган. Нәтиҗәдә 6,068 миллион сумлык средство экономия-ләнгән.

- Үтәлгән энергия саклау чараларының 45 проценты - электр энергиясе, 5 проценты - җылылык, 0,3 проценты суны сак тотуга кагыла. Тулаем, энергия саклау чараларын кулланудан 14426 мең сумлык экономия ясалды. Ә бу исә 1368 тонна ягулыкны, 834 Гкал җылылыкны, 667 мең КВт-сәгать электр энергиясен һәм 175 куб метр суны азрак файдалану мөмкинлеге, - диде Павел Байрашев.

"Аква-Зәй" һәм "Теплосервис" ҖЧШ директоры Рәйхат Гарипов, мәгариф идарәсе башлыгы Рафаил Кәрамов, "ЖилЭнергоСервис" ҖЧШ директоры Георгий Тихонов, "Зәй җылылык челтәрләре предприятиесе" АҖ баш инженеры Фәрит Зыятдинов үз структуралары буенча беренче яртыеллыкта башкарылган чаралар турында чыгыш ясады.

- Энергия саклаучы яктырткычлар кую буенча муниципаль программа кысаларында 2009-2011 елларда 192 торак йорт подъездларында фотоакустик датчиклы 5149 энергия саклый торган яктырткыч куелды. 2009 елда ук, 2008 ел белән чагыштырганда, гомумйортлар буенча энергия куллану 252520 КВт-сәгатькә, ә тулаем гомумкуллану урыннарында энергия куллану 50 процентка кимеде. Димәк, халыкның бу хезмәт өчен чыгымнары да кимеде. Быел энергия саклау нәтиҗәлелеге 3 миллион сумнан артты. Хәзерге вактыта без гадәти яктырткычларны диодлы лампаларга алмаштыру мөмкинлеген өйрәнәбез. Мондый яктырткычлар озак хезмәт итә, энергияне бөтенләй аз ала. Эксперимент сыйфатында Җиңү проспектының 1/10нчы йортында диодлы 30 лампа куелды. Нәтиҗәдә энергия куллану 44 процентка кимеде. Әмма әлеге яктырткычлар нык кыйммәт - берсе 500 сум. Киләчәктә Россиядә кристаллы үткәргечләр җитештерү арткан очракта, аларга бәя төшәр дип фаразлана, - диде Георгий Тихонов.

Роберт Халитов, сөйләшүгә нәтиҗә ясап, һәр оешмада энергия саклау мәсьәләсенә җитди карау кирәклеген, көн таләбеннән чыгып, программаларны, шул исәптән район программасына үзгәрешләр кертү, тулыландыру һәм, әлбәттә, үтәлешен тәэмин итү кирәклеген ассызыклады. Әлеге уңайдан ул мәгариф учреждениеләрендә бу мөһим тема буенча махсус дәресләр уздыру да зыян итмәс, дигән фикер белдерде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: