Зәй офыклары

Район башлыгы балалар бакчаларында булды

Зәйдә балалар бакчалары эшчәнлеге аерым игътибарда. Үткән атнада район башлыгы Разиф Кәримов башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр урынбасары Ирина Бертман, мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова балалар бакчаларының матди-техник базасы, ашханәләр торышы, туклану тәртибе, балаларга белем һәм тәрбия бирү программалары белән танышу максатында урыннарга чыгуны башлап җибәрде. Беренче алар "Аленка" һәм...

Зәйдә балалар бакчалары эшчәнлеге аерым игътибарда. Үткән атнада район башлыгы Разиф Кәримов башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр урынбасары Ирина Бертман, мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова балалар бакчаларының матди-техник базасы, ашханәләр торышы, туклану тәртибе, балаларга белем һәм тәрбия бирү программалары белән танышу максатында урыннарга чыгуны башлап җибәрде. Беренче алар "Аленка" һәм "Кызыл калфак" бакчаларын карадылар, бүген шундый очрашулар "Алтынчәч", "Энҗе", "Салават күпере" коллективы, биредә тәрбияләнүче нәниләр белән үтте. Сөйләшүләр барышында әлеге бакчалар өчен мөһим булган эшләр исәпкә алынды, соңыннан аларны хәл итү мәсьәләләре каралачагы белдерелде. Гомумән алганда, район җитәкчесе бакчаларның торышыннан, тәрбия эшләренең алып барылуыннан канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: