Зәй офыклары

Район башлыгы – лидерлык дәресендә (Фоторепортаж)

Район башлыгы Разиф Кәримов Иске Зәйдәге чираттагы эш көнен 1нче мәктәптә "Эшлекле пәнҗешәмбе" проекты кысаларында оештырылучы лидерлык дәресендә катнашудан башлады. Шулай ук ул "Каенкай" балалар бакчасында, туган як тарихын өйрәнү музеенда булып, әлеге учреждениеләр эшчәнлеге белән якыннан танышты. - 1нче мәктәптә "Эшлекле пәнҗешәмбе" проекты гыйнвар аеннан старт алды. Без аның...

Район башлыгы Разиф Кәримов Иске Зәйдәге чираттагы эш көнен 1нче мәктәптә "Эшлекле пәнҗешәмбе" проекты кысаларында оештырылучы лидерлык дәресендә катнашудан башлады. Шулай ук ул "Каенкай" балалар бакчасында, туган як тарихын өйрәнү музеенда булып, әлеге учреждениеләр эшчәнлеге белән якыннан танышты.

- 1нче мәктәптә "Эшлекле пәнҗешәмбе" проекты гыйнвар аеннан старт алды. Без аның кысаларында укучыларда лидерлык сыйфатларын тәрбияләү максатында кызыклы дәресләр, үз һөнәре буенча уңышларга ирешкән зәйлеләр белән очрашулар оештырабыз. Укытучы һөнәре, маркетинг юнәлеше, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре белән шундый кызыклы әңгәмәләр булды. Балалар бу очрашулардан үзләре өчен күп нәрсә ала. Чираттагысына без район башлыгын чакырып, укучыларга аның белән күзгә-күз карап сөйләшү мөмкинлеге тудырдык, - ди мәктәп директоры Вәсилә Исрафилова.

Лидерлык дәресен алып барган тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юлия Запека ил башлыгы, республика җитәкчеләре турында сөйләүдән башлап, балаларны да алар турында ни дәрәҗәдә белүләре буенча фикер алышуларга тартты. Ә Разиф Кәримов чыгышында балаларга тормышта нәрсәгә дә булса ирешү өчен күктән төшкәнне көтеп ятмау мөһимлеген ассызыклады, лидер булу өчен алдан күрә белүчәнлекнең, белемле булуның иң кирәкле сыйфатлар булуына тукталды.

- Яшьтән үк үз алдыңа максат куеп, шул максатка ирешү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Ул белем алуда, үз-үзеңне тота белүдә, фикер йөртүдә чагылырга тиеш. Мәсәлән, республика Премьер-министры Илдар Халиков, югары белем алуга, КамАЗ заводына юрист булып эшкә урнаша һәм аның инглиз телен камил белүе, югары эрудицияле булуы шул чорда ук әлеге эре предприятиегә чит илләр белән җитди эшлекле элемтәләр урнаштыруга ярдәм итә. Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин, тырыш, максатчан булган һәркем сезнең арадан да лидерлык сыйфатлары буенча аерылып чыгачак, - диде ул.

Разиф Кәримов бүгенге көндә нейрохирургия өлкәсе буенча зур белгеч дәрәҗәсенә ирешкән улы турында да горурланып, аның яшьтән тырыш, максатчан булуы нәтиҗәсендә уңышларга ирешүен сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

"Каенкай" балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышудан да район башлыгы канәгать калды. 2010 елдан алып барылган төзекләндерү эшләре нәтиҗәсендә бакчаның түбәсе, тәрәзәләре, канализация, электр челтәре яңартылган. 2015 елда исә ачык һавада балаларга уйнау өчен 7 веранда төзекләндерелгән. 193 баланы уңайлы шартларда тәрбияләүгә мөдир Светлана Старостина кул астында эшләүче 51 хезмәткәр өлеш кертә. Район башлыгы укыту-тәрбия программалары белән дә кызыксынып, дәресләрне күзәтте, гомумән, эшчәнлектән канәгать калды.

- Мәктәп, балалар бакчаларында безнең киләчәк буын тәрбияләнә, бүген без аларга белем алу һәм тәрбия бирү өчен уңай шартлар тудырып, алга таба аның әҗерен балаларыбызның ил тоткалары булгач тоячакбыз. Шуңа да хәзер без район мәгариф системасын өйрәнү, юнәлешләр билгеләүгә җитди игътибар бирәбез, - диде Разиф Галиевич.

Куркынычсызлык чараларын күрү өчен ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимовка якын киләчәктә мәктәп һәм балалар бакчаларына видеокүзәтүләр урнаштырып, аның Иске Зәйдә булачак полиция йортына тоташтыру мөһимлегенә басым ясады.

Туган тарихын өйрәнү музеендагы экспонатлар, аерым шәхесләр турында почмаклар да район җитәкчесе игътибарын җәлеп итте. Үткән ел 8 меңләп кешенең музейда экскурсиядә булуын яхшы дип билгеләде, алга таба да мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итү ысулларын кулланырга киңәш итте. Сөйләшүләр барышында музей залларына заманча витриналар урнаштыру, музейны зурайту турында уйлау мәсьәләсе дә күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: