Зәй офыклары

Роботларга җан өрәләр

Легоконструктор - программалаштырылган роботлар җыярга мөмкинлек бирүче конструктор. Ул бер-берсенә җиңел тоташтырыла торган детальләрдән һәм электрон блоклардан тора. Аның ярдәмендә күптөрле роботлар җыярга мөмкин. Беренче мәртәбә аны 1998 елда LEGO компаниясе чыгара. Җыелган роботлар белән төрле ярышлар үткәрергә була. Хәзерге вакытта хәтта роботларның Бөтендөнья олимпиадасы үткәрелә. Россиядә мондый ярышлар 2000...

Легоконструктор - программалаштырылган роботлар җыярга мөмкинлек бирүче конструктор. Ул бер-берсенә җиңел тоташтырыла торган детальләрдән һәм электрон блоклардан тора. Аның ярдәмендә күптөрле роботлар җыярга мөмкин. Беренче мәртәбә аны 1998 елда LEGO компаниясе чыгара. Җыелган роботлар белән төрле ярышлар үткәрергә була. Хәзерге вакытта хәтта роботларның Бөтендөнья олимпиадасы үткәрелә. Россиядә мондый ярышлар 2000 елда башланды.

Безнең район укучыларының бу роботлар белән танышуы 2012 елда, балалар иҗат йорты республика грантын отып, LEGO Mindstorms роботлар комплектын алгач булды. Балалар бу роботларны бик мавыгып җыярга өйрәнә башлады. Балалар иҗат йорты җитәкчелеге Югары Шепкә урта мәктәбе укучыларына да бу өлкәдә үзләрен сынап карарга тәкъдим ясады. Мәктәп каршында оештырылган "Яшь техник" түгәрәгенә йөрүчеләр бу эшкә бик теләп алынды. Алар башта роботларны җыярга өйрәнде, аннан әкренләп, алар белән идарә итү күнекмәләренә төшенә башлады. Билгеле инде, роботлар белән эшләүнең иң кызыклы өлеше - аларның ярышы. Роботлар ярышы күптөрле булырга мөмкин, ләкин алар барысы да ике өлештән тора. Беренче өлештә роботлар төрле дистанцияне үтү буенча ярыша. Икенче өлеше - иҗади эш. Монда инде роботның төп билгеләнеше исәптә тотыла, ягъни ул кешегә нинди дә булса эш башкаруда ярдәм итәргә тиеш.

Безнең мәктәп укучылары роботларның республика ярышында икенче мәртәбә катнашты. Беренчесе чирканчык алу булса, икенчесендә уңыш та елмайды. Тулысынча безнең укучылардан тупланган Зәй командасы яхшы чыгыш ясады. Ярышларның беренче өлешендә без III урын алдык. Ә иҗади конкурста безнең укучылар җыйган "Судоку" роботы иң югары бәягә лаек булды. Бу робот японнарның "судоку" дип аталучы интеллектуаль башваткычын чишәргә сәләтле. Монда LEGO Mindstorms конструкторының барлык интеллектуаль мөмкинлеге эшкә җигелә. Гомуми нәтиҗәне исәпләгәч, безнең команданың I урынны алганлыгы билгеле булды.

Легороботлар белән эшләү - укучыларның интеллектуаль сәләтен эшкә җигәргә зур этәргеч. Роботны җыйганда алар физикадан белемнәрен искә төшерсә, программалаштырганда информатикадан белемнәр эшкә җигелә. Алга таба мондый конструкторлар районның башка мәктәпләрендә дә барлыкка килсә, бик яхшы булыр иде.

Илшат Галиев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: