Зәй офыклары

Россиядә – беренче

Политехник колледжның III курс студенты Сергей Михайлов узган атнада Липецк шәһәрендә «Электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер» Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасында җиңү яулап кайтты. Колледж коллективы, курсташлары аны тантаналы төстә җылы итеп каршы алды. Гомумән, Сергей - уку йортының горурлыгы. Ул укуын кызыл дипломга тәмамлады, максаты - энергетика...

Политехник колледжның III курс студенты Сергей Михайлов узган атнада Липецк шәһәрендә «Электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер» Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасында җиңү яулап кайтты. Колледж коллективы, курсташлары аны тантаналы төстә җылы итеп каршы алды. Гомумән, Сергей - уку йортының горурлыгы. Ул укуын кызыл дипломга тәмамлады, максаты - энергетика институтына укырга керү. Аның максатына ирешүенә шик юк.

Сергей Мирный бистәсендә туып, 5нче мәктәпне тәмамлаган. Кечкенәдән техникага хирыс егет ике дә уйламый колледжга электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча укырга килә. Сергей мәктәптә укыганда ук радио-телевизорлар сүтеп җыя торган була. Заман технологиясе - компьютерны ремонтларга да батырчылык итә ул. Колледжда укыганда электр-электротехника буенча махсус дисциплина укытучысы Ринат Әшрәфуллин җитәкләгән "Яшь техник" түгәрәгенә йөреп, осталыгын тагын да ныграк арттыра. Түгәрәкләрдә өстәмә биремнәр сорап йөдәтә иде ул, ди Ринат Әшрәфуллин. Тырышлык бушка китми.

Икенче курста укыганда Сергей Чаллыда узган республика һөнәри осталык конкурсында катнашып, III урын алуга ирешә. Соңгы - өченче курста укыганда "Булачак һөнәрем" республика иншалар конкурсында уңышлы чыгыш ясый. Казанда узган республика һөнәри осталык бәйгесендә катнашып, II урын ала. Сергейның Россиякүләм олимпиадада җиңүенә ышаныч бар иде, ди Ринат Әшрәфуллин. Олимпиадада Россиянең 28 регионыннан килгән студентлар көч сынаша. Теоретик биремнәр авыр булмады, беренче билет эләкте, ди ул. Ә практик биремнәрне исә ул тиешле вакытыннан алда үти. Шулай итеп, Сергей бернинди каршылыксыз олимпиада җиңүчесе була.

Бер нәрсә дә буш урында тумый, билгеле. Җиңүләр зур тырышлык кую, әзерлектән килә. Бу - колледжда төпле белем бирү, һөнәргә өйрәтүгә - бер дәлил.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: