Зәй офыклары

Һәрьяклап үрнәк ул

Бу язма җир йөзендәге иң изге һөнәр - укытучылык турында. Укытучы һөнәре үз эченә берничә һөнәрне берләштергән. Укытучыны мин такта янында сан, сүзләр тезмәсе язып торучы гына итеп түгел, ә тәрбияче, әни, әти буларак та күз алдыма китерәм. Бүгенге болгавыр заманда әти-әнинең балаларны тәрбияләүгә вакыты калмый диярлек. Ул күбрәк баласын...

Бу язма җир йөзендәге иң изге һөнәр - укытучылык турында. Укытучы һөнәре үз эченә берничә һөнәрне берләштергән. Укытучыны мин такта янында сан, сүзләр тезмәсе язып торучы гына итеп түгел, ә тәрбияче, әни, әти буларак та күз алдыма китерәм. Бүгенге болгавыр заманда әти-әнинең балаларны тәрбияләүгә вакыты калмый диярлек. Ул күбрәк баласын ашату, киендерү хакында уйлый. Баланы да ял көнендә генә күрергә мөмкин, ә бала көне буе мәктәптә. Шулай булгач, бөтен тәрбия дә укытучы өстендә. Дәрес барышында ял итүләр, фикер алышулар, әңгәмәләр дә булып ала. Бу вакытта укытучы әйткән һәр сүз бала өчен кагыйдә булып сакланып кала. Һәр кеше шагыйрь, язучы була алмаган кебек, укытучы һөнәрен дә бөтен кеше дә башкара алмый. Чыбыклы гомумурта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Мурзина - чын мәгънәсендә укытучы, тәрбияче һәм күп балалы әни. Ул 1988 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, Чыбыклы мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә билгеләнә. 1997 елдан татар теле һәм әдәбияты укыта, укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Беренче квалификацияле категориягә ия Гүзәл Миргалимовна 2003 елда - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы, 2006 елда "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Ул "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләргә нигезләнеп, иҗадилыкка, үсешкә, белем алуга омтылучан шәхес тәрбияләү" дигән методик тема өстендә эшли. Эшенең төп юнәлеше - белем бирүнең сыйфатын күтәрү, яңа технологияләрне, алдынгы иҗади алымнарны өйрәнеп кулланылышка кертү, балаларга телебезне, әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне, милли йолаларыбызны өйрәтү. Аның укучылары район һәм республика фән олимпиадаларында җиңү яулый, югары уку йортларына укырга керә.

Гүзәл - Югары Мәлем авылы кызы. Чыбыклыга укытучы булып килгән кыз, биредә үзенең насыйп ярын - Илгизәрне очрата. 1990 елда алар гаилә кора. Бер-бер артлы 4 нарасый дөньяга килә: ике малай һәм ике кыз. Олы улы Марат Алабуга педагогика университетының техник факультетында белем ала, икенче улы Наил - XI сыйныф укучысы, кызлары Фирүзә һәм Айгөл - шулай ук мәктәп укучылары. "Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү - мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр", - дип яза Галимҗан Ибраһимов. Ата-аналар балалары өчен һәрвакыт җаваплы. Бала - гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлек-ләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла. Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Бала анда яхшыны да, яманны да, вөҗданлык һәм тәртипсезлекләрне дә күрә. Ә менә үзара хөрмәт һәм ышаныч булган, хезмәт сөйгән гаиләләрдә үз эшләре өчен җаваплы балалар үсә. Илгизәр белән Гүзәлнең балалары да - шундыйлар. Алар олыны - олы, кечене кече итә белә. Мурзиннар Чыбыклыда - үрнәк гаилә. Гүзәл 22 ел каенана белән дус-тату яши. Балаларының тәртипле үсүендә дәү әниләре - Әлмира апаның да өлеше бик зур, әлбәттә. Дәү әни биш вакыт намазын укый, ураза тота, йорт эшләрендә булыша, оныклар тәрбияли. Ул үзенең шәхси яшәү рәвеше белән балаларга менә дигән тәрбия бирә. Гүзәл Миргалимовна чәчәкләр үстерергә ярата. Җәй көне аның бакчасы аллы-гөлле чәчәкләр белән тула. Матурлык яраткан кешенең тормышы да матур була. Исеме җисеменә туры килгән, диләр мондый кеше хакында. Чыннан да, аның һәр эше гүзәл, матур. Мәктәп, мәдәният йорты сәхнәләрендә күрергә була аны. Моңлы итеп җырлый, оста итеп бии ул. Җир йөзендәге күп төрле һөнәрләр арасыннан сайлап алган укытучы һөнәренә тугры ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: