Зәй офыклары

Шахмат уйный беләсеңме?

Кече яшьтән үк балада гражданлык шәхесен формалаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, туган җире турында тирән мәгълүматлы итү, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү максатында кабул ителгән "Салават күпере" муниципаль программасы кысаларында агымдагы уку елыннан беренче сыйныфларда шахмат дәресләре кертелә башлады. Ул шәһәр мәктәпләрендә атнага бер тапкыр үткәрелә. Шахмат дәресләрен өстәмә белем бирү педагоглары...

Кече яшьтән үк балада гражданлык шәхесен формалаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, туган җире турында тирән мәгълүматлы итү, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү максатында кабул ителгән "Салават күпере" муниципаль программасы кысаларында агымдагы уку елыннан беренче сыйныфларда шахмат дәресләре кертелә башлады. Ул шәһәр мәктәпләрендә атнага бер тапкыр үткәрелә. Шахмат дәресләрен өстәмә белем бирү педагоглары Римма Утяганова һәм Ринат Миргазов алып бара. Уку елының инде икенче чиреге тәмамланып килә, димәк, бу эшчәнлеккә азмы-күпме нәтиҗә ясарга мөмкин.

Башлангыч сыйныфларда шахмат серләренә өйрәтү буенча беркадәр тәҗрибә бар иде инде. Бу уку елыннан аны беренчеләргә махсус дәрес итеп кертү нәкъ менә шул уңай тәҗрибәне дәвам итүне күздә тотып эшләнде. Башлангыч сыйныф укытучылары әйтүенчә, шахмат уйнау балаларның фикерләү үсешенә яхшы тәэсир итә. 2нче мәктәпнең беренче сыйныф укытучысы Венера Рыжова белдерүенчә, шахмат дәресләреннән соң балалар белән башка фәннәр буенча шөгыльләнү күпкә җиңел икән.

- Бала шахматта көндәшен җиңү теләге белән уйнап, башка нәрсәләргә игътибарын юнәлтми, тынычлап эшли. Әлеге халәт шахмат дәресләреннән соң да саклана. Бу үз чиратында башка фәннәрне дә тизрәк үзләштерү мөмкинлеге бирә, - ди ул.

1, 2, 3, 4, 7нче мәктәпләрдә, татар гимназиясендә шахмат дәресләрен алып баручы Римма Утяганова исә бу шөгыльне балалар бакчасыннан ук башлау кирәк дигән фикердә. Аң үсешенә уен яхшы тәэсир итә, уйлау сәләтен үстерә, беренче сыйныфка килгәнче үк шахмат уйный белгән балалар дәресләрне тизрәк үзләштерә, ди. Шуңа күрә ул кечкенәләр белән аерым шөгыльләнүгә дә җитди игътибар бирә.

Бүген шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 379 беренче сыйныф укучысы шахмат уйнау серләренә өйрәнә. Татар гимназиясенең икенче сыйныфында укучысы 30 бала да шахмат дәресләренә теләп йөри.

- "Салават күпере" программасы буенча без мондый дәресләрне узган уку елында нәкъ менә татар гимназиясендә сынау проекты буларак башладык. Балаларның теләп шөгыльләнүен күреп, аны башка мәктәпләрдә дә оештыру кирәк дигән карарга килдек, - ди мәгариф идарәсе баш белгече Ирина Вахитова.

Әмма авыл мәктәпләрендә шахмат дәресләре алып бару өчен кадрлар җитмәве кыенлыклар тудыра. Хәзерге вакытта Поручик мәктәбендә генә шахмат дәресе алып барыла. Киләчәктә бу проблеманы ничек тә хәл итү юлларын табу күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: