Зәй офыклары

Шәхесләр үстергән әни

Мин Югары Баграж мәктәбенең гади бер укытучысы. Гомеремнең 41 елы Баграж авыллары белән бәйле. Хезмәт юлымны башлавым Ринат Шәехович белән бер дәвергә туры килде. Шунлыктан аны якыннан беләм. Аның гади, гадел, хезмәт кешесен хөрмәтли белүе, ярдәмчеллеге мине бик сокландыра иде. Мәктәбебезне саклап калу өчен дә Ринат Шәехович бик зур өлеш...

Мин Югары Баграж мәктәбенең гади бер укытучысы. Гомеремнең 41 елы Баграж авыллары белән бәйле. Хезмәт юлымны башлавым Ринат Шәехович белән бер дәвергә туры килде. Шунлыктан аны якыннан беләм. Аның гади, гадел, хезмәт кешесен хөрмәтли белүе, ярдәмчеллеге мине бик сокландыра иде. Мәктәбебезне саклап калу өчен дә Ринат Шәехович бик зур өлеш кертте. Безнең мәктәп коллективы Аңа зур рәхмәтле.

Ринат Шәеховичка хөрмәт йөзеннән, каберен зиярәт кылу нияте бар иде. Коллектив белән киңәшеп, бу хыялны каникул көннәрендә тормышка ашырырга булдык. Ринат Шәехович кебек затлы кешене тәрбияли алган Ана кем икән ул, ул нинди кеше икән?! Ринат Шәеховичның әнисе - Дөргалия апа турында мәгълуматларыбыз булса да, аны якыннан күреп аралашу теләгебез көчле иде.

Шушы уйлар белән без Ринат Шәеховичның туган авылы - Актаныш районы, Әнәк авылына кузгалдык. Юлда барганда, Ананың болай да яралы йөрәген кабат кузгатырбыз дип борчылсак, шундый олы шәхесләр тәрбияләгән Ана безне ничек кабул итәр икән дип тә уйландык. Борчылу-уйланулар юкка булган. Дөргалия апаның эчкерсез итеп каршы алуы, елмаюы бөтен борчуларыбызны юкка чыгарды. Дөргалия апа янында кунакта аның өлкән кызы Зөлфирә Шәеховна да бар иде. Эчкерсез аралашу вакытында, без шуны тойдык: бу нәселнең һәр сүзеннән Зәйгә, аның халкына, бигрәк тә багражлыларга җылы мөнәсәбәт тоемлана. Алма агачыннан ерак төшми икән. Үзе дә затлы нәселдән булган Дөргалия апа үзе кебек затлы балалар тәрбияли алган . Хәзерге көндә дә без аның кече улы Илшат Шәеховичның Зәй төбәгенә, Баграж халкына, Югары Баграж мәктәбенә ярдәмен һәрдаим тоеп торабыз.

Бу очрашу бездә әйтеп бетергесез тирән тәэсирләр калдырды. Очрашу истәлеге итеп Дөргалия апа безгә шушы затлы нәселнең барлык кадерле кешелэре хакында мәгълүматны үз эченә алган "Сагыну" дип исемләнгән китап бүләк итте.

Дөргалия апа белән җылы саубуллашып Ринат Шәеховичкә зиярәт кылдык. Күңелебездәге изге хисләр аңа хәер-дога булып ирешсен. Ул безнең күңелләрдә изге зат булып мәңге сакланыр.

Дөргалия апа һәм аның кебек бик күп Аналар безгә, бездән соң килүче яшь буынга, әйтеп бетергесез тәрбия үрнәге булып торалар.

Роза Меньшикова,

Югары Баграж мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: