Зәй офыклары

Сәламәт яшүсмер – сәламәт киләчәк ул

Яшүсмерләрнең сәламәт, кыю фикерле, киләчәгебезнең алтын баганалары булып өлгерүенә ирешү өчен бүген дөрес тәрбия һәм дөрес юнәлеш бирү кирәк. Ил күләмендә, шул исәптән безнең районда, бу мәсьәлә алгы планда тора. Әлеге максатта үткәрелүче чараларны яшүсмерләрне кызыксындырырлык итү, вакытларын файдалы үткәрердәй гамәлләр белән бизәү уңай нәтиҗә бирә. Районда традицион төстә яшүсмерләр...

Яшүсмерләрнең сәламәт, кыю фикерле, киләчәгебезнең алтын баганалары булып өлгерүенә ирешү өчен бүген дөрес тәрбия һәм дөрес юнәлеш бирү кирәк. Ил күләмендә, шул исәптән безнең районда, бу мәсьәлә алгы планда тора. Әлеге максатта үткәрелүче чараларны яшүсмерләрне кызыксындырырлык итү, вакытларын файдалы үткәрердәй гамәлләр белән бизәү уңай нәтиҗә бирә. Районда традицион төстә яшүсмерләр арасында социаль-тискәре күренешләрне, хокук бозуларны профилактикалау, наркоманиягә каршы эшне һәм сәламәт яшәү рәвешен, хокукый белемнәрне арттыруны пропагандалауга багышланган атналык оештыру да - моның ачык мисалы. Быел ул 8-14 октябрьдә мәгариф, спорт, мәдәният учреждениеләрендә аеруча оешкан формада үтте.

Физкультура-сәламәтләндерү комплексында тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр белән җитәкче урыннарда эшләүчеләр командалары арасында футбол, эстафета уеннары белән башланып киткән атналык кызыклы чаралар белән дәвам итте. Туган як тарихын өйрәнү музеенда экскурсияләр, тарихка кагылышлы викториналар оештырылды. Теннис уены белән ныклап шөгыльләнергә теләгән балаларга "Чаңгычы" спорт мәктәбендә мастер-класслар, мәдәният учреждениеләрендә, мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләрендә наркотиклар куллануның аяныч нәтиҗәләре турында видеофильмнар күрсәтелде. Атна дәвамында "Балаларны җәбер-золымнан, көч кулланудан саклыйбыз" темасына "кайнар линия" эшләде, кичен яшүсмерләр күп җыела торган урыннарга рейдлар ясалды, сыра куллануга каршы акцияләр оештырылды.

Сыра шешәсе күтәреп йөрү өлкәннәр арасында да, яшьләр арасында да гадәти күренешкә әйләнеп бара. Моны үз вакытында туктатмасак, киләчәк буын сыра сөременнән аек акыл белән эш итәргә сәләтсез булачак дип бәяли белгечләр. Әлеге тема атналык кысаларында узган шәһәркүләм конференциядә дә төп мәсьәлә итеп алынды. Биредә яшь буынны тәрбияләүгә өлеш кертүче барлык өлкә хезмәткәрләре, табиблар, әти-әниләр, эчке эшләр бүлеге белгечләре, яшүсмерләр сыра тозагыннан котылу юлларын барладылар, әлеге проблеманы чишүнең үтемле юлларын эзләделәр. Район үзәк дәваханәсе баш табибы Владимир Гуров күп сыра куллануның нәселсезлеккә китерүен ассызыклады.

- Соңгы елларда шактый гына яшь гаиләләр балалары булмаудан дәвалана. Бу - күп сыра куллануның бер нәтиҗәсе. Чөнки сыра составындагы катнашмалар хатын-кыз гормоннары эшләп чыгаруга китерә. Ир-егетнең ирлек активлыгы кими, ә хатын-кыз организмы сыра аша да гормоннар кергәч, үзеннән-үзе ялкаулана, һәр орган тиешле дәрәҗәдә эшләми. Иртә яшьтә сыра эчә башлау исә җенси активлыкны арттыра, нәтиҗәдә 14 яшьлек аналар, алардан туган кирәксез сабыйлар саны арта, - диде баш табиб һәм һәр гаиләгә бердәм төстә сәламәт яшәү рәвеше алып баруны киңәш итте.

Политехник колледж психологы Татьяна Королева белән "Исток" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илшат Газизҗанов балага, бигрәк тә яшүсмергә сүз сөйләү, нотык укуга карый, үрнәк гамәл күрсәтү яхшырак тәэсир итә дип белдерде. Чөнки тыелганны татып карау теләге яисә өлкәннәр кыланганны эшләп карарга омтылу - һәр балага хас. Шуңа күрә балалар алдында эчү, башка тискәре гамәлләр кылудан сак булырга, аларга начар үрнәк күрсәтүдән тыелырга кирәк. Сыра эчү күп кенә гаиләләрдә бөтенләй начар гадәт дип саналмый. Бер кулы белән сыра шешәсе тотып, икенчесе белән бала коляскасы тирбәтүче яшь анага карагач, йөрәк әрни. Белгечләр фикеренчә, бу инде психиканың бозыла башлавы турында сөйли. Шуңа күрә бу афәттән һәр гаиләдә аек яшәү рәвеше алып барып кына котылып була. Конференциядә сүз алган югары сыйныф укучылары да моны дәлилләде. Мәсәлән, 3нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Сергей Федонин яшьли алкоголизм чире белән авыручы бер яшүсмер сүзләрен мисал итеп китерде.

- Ник эчәсең дип сорагач, бу яшүсмер болай дип җавап биргән: "Бөтенесе дә эчәләр, мин генә «ак карга» булып йөриммени?" Әлеге сүзләр, әлбәттә, үз-үзен аклау өчен генә әйтелә, әмма ул бит спиртлы эчемлекне кемгәдер ияреп татып карый башлаган, гаиләдә моңа игътибар бирмәгәннәр, - ди Сергей.

7нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Анжелика Прохорова үз яшьтәшләре арасында сораштыру үткәреп, аларның сыра куллануга карата фикерләрен белешкән. Сораштырылган яшүсмерләрнең 78 проценты сыраны татып караган, ә иң куркынычы - моны 70 процент балигъ булмаган бала теләп башкарган. Анжелика яшүсмерләрнең сыра эчү аяныч нәтиҗәләргә китерү куркынычы турында белеп җиткермәүләрен дә ассызыклый, әлеге темага дәлилләнгән фактлар китереп, лекцияләр укырга кирәклеген әйтә.

Сыра эчеп "батырайган" яшьләр арасында хокук бозуларның еш килеп чыгуы да сер түгел. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе башлыгы Юрий Бурмистров махсус исәпкә алынучы малай-кызларның барысы да спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тартуны гадәти күренеш дип кабул итүчеләр, ди. Бүгенге көндә әлеге бүлектә 37 яшүсмер исәптә тора. Моннан тыш, 30 имин булмаган гаиләдә 57 бала тәрбияләнә. Юрий Бурмистров әйтүенчә, алар - үз гаиләләрендә еш кына эчү мәҗлесләрен күреп үсүче балалар. Димәк, аларның киләчәге куркыныч астында. Эчүчелек упкыныннан йолып калу өчен бу категория белән төрле өлкәләр берләшеп, аеруча җитди эшләргә тиеш дип басым ясады ул.

Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе рәисе Светлана Иванова, конференциягә йомгак ясап, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләрнең саны арта баруны борчылып бәян итте.

- Бүгенге көнгә бездә 25 кешегә карата ата-ана хокукыннан мәхрүм итү карары чыгарылды. Ел ахырына кадәр аларның саны 32гә җитү куркынычы бар. Бу - эчеп, тәртипсез тормыш алып бару нәтиҗәсе. Хәзер безгә бердәм рәвештә мондый юлга басу куркынычы янаучы гаиләләрне алдан күреп алып, катгый профилактик күзәтүдә тоту мөһим, - диде ул һәм һәр тискәре күренешкә битараф булмаска өндәде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: