Зәй офыклары

Сәләтлеләр бүләкләнде

Бүген хакимияттә шәһәр-район мәктәпләренең IX-XI сыйныфларында укучы Бөтенроссия фән олимпиадалары төбәк этабында катнашып призлы урыннар алган 16 бала һәм аларның әти-әниләре, укытучылары хөрмәтләнде. Мактау грамоталары, акчалата бүләкне тантаналы төстә район башлыгы урынбасары Роберт Халитов тапшырды. Араларыннан 2нче мәктәпнең X сыйныфын тәмамлаучы Ринат Ибраһимовка ел саен бирелүче Ринат Фәрдиев исемендәге премиягә...

Бүген хакимияттә шәһәр-район мәктәпләренең IX-XI сыйныфларында укучы Бөтенроссия фән олимпиадалары төбәк этабында катнашып призлы урыннар алган 16 бала һәм аларның әти-әниләре, укытучылары хөрмәтләнде. Мактау грамоталары, акчалата бүләкне тантаналы төстә район башлыгы урынбасары Роберт Халитов тапшырды.

Араларыннан 2нче мәктәпнең X сыйныфын тәмамлаучы Ринат Ибраһимовка ел саен бирелүче Ринат Фәрдиев исемендәге премиягә сертификат тапшырылды. Ринат яхшы укуы, төрле дәрәҗә бәйге, конференцияләрдә алдынгы урыннар яулавы өстенә, мәктәп һәм шәһәрнең социаль, мәдәни тормышында да актив катнаша.

Тантана барышында тагын ике укучы - Дмитрий Тихонов (X сыйныф, 4нче мәктәп), Сирена Иванованың (IX сыйныф, татар гимназиясе) Бөтенроссия фән олимпиадалары төбәк этабында җиңүчеләр булуы да аерым билгеләнде.

Роберт Халитов укучыларга, укытучыларга, әти-әниләргә шундый белемле, үрнәк балалар тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде, яңа уңышлар теләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: