Зәй офыклары

"Сөмбелә" бәйрәмен - ипподромда

19 сентябрь көнне гимназия укучылары ипподромга"Сөмбелә" бәйрәме уңаеннан сәламәтлек көненә җыелды. Сөмбелә - ул көн белән төн тигезләшкән чакта үткәрелә һәм башак дигән сүзне аңлата. Зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.Ул кызны төрле биремнәр, сораулар белән сынаганнар. Ләкин бу көнне көз кызы гына түгел, ә укытучылар...

19 сентябрь көнне гимназия укучылары ипподромга"Сөмбелә" бәйрәме уңаеннан сәламәтлек көненә җыелды. Сөмбелә - ул көн белән төн тигезләшкән чакта үткәрелә һәм башак дигән сүзне аңлата. Зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.Ул кызны төрле биремнәр, сораулар белән сынаганнар. Ләкин бу көнне көз кызы гына түгел, ә укытучылар һәм укучылар да төрле ярышларда катнаштылар.

Әлеге бәйрәмнең максаты уеннар, җырлар, биюләр аша балаларда татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү,балаларның иҗади сәләт күнекмәләрен үстерү,сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау булды. Бәйрәм бик җанлы һәм кызыклы узды. Чарада актив катнашкан укучыларга истәлекле бүләкләр таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: