Зәй офыклары

“Сөмбелә” клубы әгъзалары Җиңү көнен билгеләде

Зәй үзәк китапханәсенең татар әдәбияты бүлеге каршында эшләүче "Сөмбелә" аралашу клубы әгъзалары Җиңү көне уңаеннан очрашуны көтеп алды. Бу аңлашыла, аларның күбесе - тыл ветераннары, сугыш чоры балалары. Китапханәчеләр алар өчен тирән эчтәлекле чара әзерләде. Ветераннар һәм сугыш чоры балалары хәтер-хатирәләре белән уртаклашты, башкару осталыкларын күрсәтте. Араларында иң өлкәне -...

Зәй үзәк китапханәсенең татар әдәбияты бүлеге каршында эшләүче "Сөмбелә" аралашу клубы әгъзалары Җиңү көне уңаеннан очрашуны көтеп алды. Бу аңлашыла, аларның күбесе - тыл ветераннары, сугыш чоры балалары. Китапханәчеләр алар өчен тирән эчтәлекле чара әзерләде. Ветераннар һәм сугыш чоры балалары хәтер-хатирәләре белән уртаклашты, башкару осталыкларын күрсәтте. Араларында иң өлкәне - мәгариф ветераны Нурия Алтынбаева. Аның шанлы еллар турында чыгышы күпләрдә кызыксыну уятты. Соңыннан "Энергетик" Мәдәният сарае үзешчәннәре, 4нче мәктәп һәм татар гимназиясе укучылары өлкәннәргә дәртле җырларын бүләк итте. Клуб әгъзалары аралашты, бер-берсен бәйрәм белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: