Зәй офыклары

Табигать – уртак йортыбыз

Кичә, 27 сентябрьдә, республиканың барлык мәктәпләрендә "Бердәм экология дәресе" үтте. Аны ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырды. "Планетаны чүптән арындырабыз" дип исемләнгән Халыкара көн уңаеннан оештырылган бу акциядә район-шәһәр мәктәпләренең II-XI сыйныф укучылары катнашты. Дәрес үсеп килүче буында экологик белемнәрне тирәнәйтү, туган як...

Кичә, 27 сентябрьдә, республиканың барлык мәктәпләрендә "Бердәм экология дәресе" үтте. Аны ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырды. "Планетаны чүптән арындырабыз" дип исемләнгән Халыкара көн уңаеннан оештырылган бу акциядә район-шәһәр мәктәпләренең II-XI сыйныф укучылары катнашты. Дәрес үсеп килүче буында экологик белемнәрне тирәнәйтү, туган як табигатенә сак караш тәрбияләү, әйләнә-тирәне чистартуга үз өлешеңне кертүгә кагылышлы темаларны үз эченә алды.

"Бердәм экология дәресе" шәһәрнең 5нче мәктәбендә VIII, X сыйныфларда аеруча җанлы үтте. Биредә кызыклы сөйләшүләрдә Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама аръягы территориаль бүлеге белгече Рамил Садриев катнашты.

- Без бу дәресләрне яшь буынны киләчәккә әзерләү максатында, табигатьне сакларга өндәп чаң сугу рәвешендә уздырабыз. Чөнки сез - алга таба һәркайсыгыз төрле өлкә, тармакларда эшләп, әйләнә-тирә мохитнең бөтенлегенә, чисталыгына турыдан-туры тәэсир итәчәк кешеләр. Әлбәттә, мәктәпләрдә табигатьне саклау максатында чаралар оештырыла, ул белем йортыннан чыгып киткәч тә, сезнең өчен мөһим бурыч булсын. Әйләнә-тирәгә ташлаган чүп, пычрак безнең сәламәтлегебезне начарайтуга китерә, - диде Рамил Садриев, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Хәер, 5нче мәктәптә балаларны кече яшьтән үк экология проблемаларына битараф булмаска өйрәтү яхшы куелган. Аларны яшь экологлар дип атау да юкка гына түгел. Мәктәп ачылган көннән алып - 1966 елдан биредә экологик эшчәнлек алгы планда. Зәй урман хуҗалыгы белән тыгыз элемтәдә тору да укучыларны табигатькә якынайта. Соңгы өч елда биредә "Табигать - туган йортыбыз" дигән оешма төзелеп, ул уңышлы эшли. Иртә яздан беренче кар төшкәнчегә кадәр балалар урман питомнигында хезмәт куя, 30 гектар җир алар карамагында. Урманны чистарту, кырмыска ояларын саклау, шифалы үләннәр җыеп тапшыру, яңа агачлар утырту, аларны карап үстерү укучыларның һәм укытучыларның мөһим бурычы булып тора.

- Мирный бистәсендәге күл, аның тирәлеген матурлау, чишмәләрне карап торуга да балалар берсүзсез алынды, - ди мәктәп директоры Валентина Данилова.

Быел исә коллектив 2013 ел Россиядә Әйләнә-тирәне саклау елы дип игълан ителәчәген күздә тотып, район халкына "Объектив" дип аталган ел проектында катнашу тәкъдиме белән чыкты. Алар һәркемне табигатьне саклау, чистарту максатында файдалы гамәлләр башкарырга чакыра.

"Бердәм экология дәресе" дәвамында укучылар видеофильмнар аша глобаль экологик проблемаларны күзалладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. География укытучысы Римма Арсланова викторина сораулары ярдәмендә укучыларның экология буенча белемнәрен тикшерде. Ә Полина Захарованың экологик темага туган як табигате буенча үзе тәҗрибә үткәреп ясаган чыгышы яшьтәшләрен аеруча кызыксындырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: