Зәй офыклары

Тап төшерми эшләү сорала

Үсеп килүче яшь буынга акыл-тәрбия бирүдә, аларны актив тормышка сәләтле шәхесләр итеп тәрбияләүдә, гаиләдән кала, икенче урында мәктәп тора. Укытучы, тирән гыйлемле булу өстенә, сабыр, күркәм холыклы, йомшак сүзле, шәфкатьле, әмма таләпчән дә булырга тиеш. Укытучыга, чыннан да, әйтеп бетергесез олы вазифа йөкләнгән. Укучыда остазына хөрмәт тәрбияләү, аның казанышларыннан хәбәрдар...

Үсеп килүче яшь буынга акыл-тәрбия бирүдә, аларны актив тормышка сәләтле шәхесләр итеп тәрбияләүдә, гаиләдән кала, икенче урында мәктәп тора. Укытучы, тирән гыйлемле булу өстенә, сабыр, күркәм холыклы, йомшак сүзле, шәфкатьле, әмма таләпчән дә булырга тиеш. Укытучыга, чыннан да, әйтеп бетергесез олы вазифа йөкләнгән. Укучыда остазына хөрмәт тәрбияләү, аның казанышларыннан хәбәрдар булуын тәэмин итү - монысы да нигездә мөгаллимнәр җаваплылыгында. Элек-электән халкыбыз укытучыны ихтирам иткән, аңа хөрмәт белән караган, аны остаз дип бөекләгән. Һәр кешенең - эшченең дә, язучының да, галимнең дә, укытучының да укытучысы, остазы булган. Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән дөньяга танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче чиратта үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алалар. Ләкин һәр кеше укытучы була аламы? Укытучы һөнәрен сайлаган кешегә иң элек табигать биргән сәләт, тирән белем, сабырлык, күркәм холык, һәрвакыт үз-үзеңне башкаларга үрнәк итеп күрсәтә белү сыйфаты хас булырга тиеш. "Әгәр дә син үзеңне укучыларыңнан хөрмәт иттерәсең килә икән, син иң әүвәл укучыларыңа - барысына да бертигез итеп хөрмәт күрсәт, йомшак итеп, үз итеп, шәфкатьле итеп эндәш", - ди галим-педагог Р. Фәхреддин. Бүген мәктәпләрдә укытучы образына багышланган әсәрләр бик күп. Ш. Камалның "Авыл мөгаллиме", Ч. Айтматовның "Беренче мөгаллим", М. Әмирнең "Саф күңел", М. Мәһдиевнең "Фронтовиклар", "Без кырык беренче ел балалары", Ф. Бәйрәмованың "Кыңгырау", Т. Миңнуллинның "Үзебез сайлаган язмыш", Г. Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" кебек әсәрләре алар. Аларның барысында да диярлек сүз укытучыларның якты образы, бала тәрбияләүгә куйган көчләре, тырыш, намуслы хезмәтләре турында бара. Әсәрләрдә мәктәп тормышы киң, укытучы образы һәрьяклап тулы яктыртылган. Укытучының профессиональ хезмәте һәм шәхси яшәеш үзенчәлекләрен, аның ихтыяҗларын, борчу-өметләрен, үткәнен, хәзергесен һәм киләчәген эчтән яктыртып, көзгедәй чагылдырып тора. Бүгенге шактый четерекле көннәрдә дә үз хезмәтеңнең кадерен белергә, кыенлыклар алдында чигенмәскә рухландыра. Укытучы һөнәрен сайларга миңа, беренчедән, туган авылым - Аксарда белем биргән ачык йөзле, киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле укытучыларым - Анна апа Красильникова, Госман Мәхмүт улы Мухамов, Хәят Гомәр кызы Мухамова, Рәмзия Вильдан кызы Гыйззәтуллина, Анна Андреевна Байрашева, Земфира Яхъя кызы Кәрамова, Тәзкирә Гали кызы Шәвәлиевалар юнәлеш бирсә, икенчедән, аларның хезмәтенә карата мәхәббәт, хөрмәт булгандыр. Алар белем бирүче дә, тәрбияче дә, мәдәният чараларын оештыручы да, агитатор да, пропагандист та булды. Безгә шәхес итеп карап, безнең мөмкинлекләрне, уңышларны күреп, сәләтне үстереп, үз фәннәренә карата кызыксыну уята белде алар. Шуңа күрә аларның укучылары арасында агрономнар, медицина хезмәткәрләре, табиблар, укытучылар байтак. Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне кемгә багышларга дип сорасалар, мин, баш иеп, үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән укытучыга дияр идем. Заман алга бара... Ләкин укытучы һөнәре җир йөзендә иң гүзәл һөнәрләрнең берсе булуын дәвам итә. Ул һәрвакыт эзләнергә, укырга, яңа белем тупларга, заманча фикерли белергә тиеш. Укытучы һөнәре кызыклы да, катлаулы да, авыр да. Бу һөнәр ияләре илебезнең киләчәген кайгырта, ил һәм милләт гаме белән яши, шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә. Мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр, укытучы һөнәренә игътибарның артуы күңелдә киләчәккә ышаныч уята. Безгә бары тик балаларны һәм үз эшеңне яратып, укытучы дигән бөек исемгә тап төшермичә эшләргә генә кала.

М. Шәймәрданова,

1нче мәктәпнең директор урынбасары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: