Зәй офыклары

Татар теленнән олимпиадага әзерлек башланды

Казанның республика олимпиада үзәге, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын «2015-2016 уку елында Республика һәм Бөтенроссия олимпиада нәтиҗәләре һәм 2016-2017 уку елына олимпиада хәрәкәтенең үсеш перспективалары» дип исемләнгән семинарга җыйды. Районыбыздан әлеге чарада татар гимназиясенең татар теле укытучысы Зөлфия Нәбиуллина һәм Югары Пәнәче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илһамия Гарифуллина...

Казанның республика олимпиада үзәге, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын «2015-2016 уку елында Республика һәм Бөтенроссия олимпиада нәтиҗәләре һәм 2016-2017 уку елына олимпиада хәрәкәтенең үсеш перспективалары» дип исемләнгән семинарга җыйды. Районыбыздан әлеге чарада татар гимназиясенең татар теле укытучысы Зөлфия Нәбиуллина һәм Югары Пәнәче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илһамия Гарифуллина катнашты.

Семинарны олимпиада биремнәрен төзүчеләр һәм тикшерүче галимнәр алып барды. Остазларыбыз үткән елгы олимпиада нәтиҗәләренә анализ ясап, быелгы уку елында булачак яңалыклар, татар теле һәм әдәбияты буенча үткәреләчәк бюджеттан тыш олимпиадалар исемлеге белән таныштырдылар. Шунысы куанычлы: Зәй районы узган уку елы нәтиҗәләре буенча татар әдәбиятыннан иң нәтиҗәле эшләүче районнар исемлегенә кергән. Шулай ук эшлекле киңәшмәдә укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, үзара фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: