Зәй офыклары

Теле татлының дуслары күп

Һәркемдә тел бөек ана теле - ана сөте белән ачыла. Халыкара туган тел көне уңаеннан "Алтынчәч" балалар бакчасында атналык чаралар үткәрелә. 15 февральдә татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил истәлегенә кичә узды. Кичәдә балалар Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, презентация карадылар, китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Муса Җәлил иҗатына багышлап аның әсәрләре буенча...

Һәркемдә тел бөек ана теле - ана сөте белән ачыла. Халыкара туган тел көне уңаеннан "Алтынчәч" балалар бакчасында атналык чаралар үткәрелә. 15 февральдә татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил истәлегенә кичә узды.

Кичәдә балалар Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, презентация карадылар, китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Муса Җәлил иҗатына багышлап аның әсәрләре буенча рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Атналыкның икенче көнендә бакчада эшләүче "Тарих чишмәсе" музеенда барлык төркемнәр белән экскурсияләр үтте. Чәршәмбе көнне әти-әниләр, бакча хезмәткәрләре көче белән татар халкының милли ризыкларыннан күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә чәкчәк, кыстыбый, коймак, вак бәлеш, гөбәдия һәм башка бик күп ризыклар бар иде. Кич белән өстәл янында чәйләп алу мөмкинлеге дә тудырылды. Атналыкта тәрбиячеләр балаларны татар халык шагыйрьләренең әсәрләре белән таныштырдылар, татар телендә мультфильмнар карадылар.

19 февральдә 7нче мәктәпнең II сыйныф укучылары белән берлектә "Дуслык фестивале" узды. Балалар төрле милләт киемнәреннән иде. Бәйрәм уеннар, җырлар, шигырьләр белән бәйләнеп барды. Фестиваль дуслык, тынычлык символы итеп кулдан ясалган күгәрчен һәм һәр балага бүләк тапшыру белән тәмамланды. Укучылар да буш кул белән килмәгәннәр: алар татар телендә дуслык турында диалог-күренеш әзерләгәннәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: