Зәй офыклары

Тәрбия бирүдә эш алымнары камилләштерелә

Баланы җәмгыятьтә лаеклы урын алырдай шәхес итеп тәрбияләү - киң җәмәгатьчелекнең бурычы. Киләчәгебезнең аек акыллы, бер-берсенә игътибарлы кешеләр кулында булуы бүгенге тәрбиягә бәйле. Шуңа да шәхес формалаштыруны бакчадан ук башлау зур роль уйный. Районда 2009-2015 елларга кабул ителгән «Гражданин шәхесе формалаштыру» программасы нәкъ менә тәрбия эшен этаплап башкаруны күздә тота....

Баланы җәмгыятьтә лаеклы урын алырдай шәхес итеп тәрбияләү - киң җәмәгатьчелекнең бурычы. Киләчәгебезнең аек акыллы, бер-берсенә игътибарлы кешеләр кулында булуы бүгенге тәрбиягә бәйле. Шуңа да шәхес формалаштыруны бакчадан ук башлау зур роль уйный. Районда 2009-2015 елларга кабул ителгән «Гражданин шәхесе формалаштыру» программасы нәкъ менә тәрбия эшен этаплап башкаруны күздә тота. 2010-2015 елларга кабул ителгән милли мәгариф һәм тәрбия системасы үсеше программасы исә аны тагын да ныгыта.

Бу көннәрдә 2нче мәктәптә әлеге ике программаны тормышка ашыру буенча «түгәрәк өстәл» артында сөйләшү булды. Анда депутатлар, балалар бакчалары, мәктәп, өстәмә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләре, спорт, мәдәният идарәсе белгечләре катнашты.

Иң элек 2нче мәктәп укучылары, укытучылар әлеге программаларны тормышка ашыру буенча башкарылучы эшләрне аерым мәйданчыкларда күрсәтте. Кунакларны "Нәүрүз", "Май чабу" бәйрәмнәрен чагылдырган фольклор сәнгать үрнәкләре белән каршы алдылар. Балалар бәйрәмнәрнең килеп чыгышы, милли гореф-гадәтләрдән хәбәрдар булуларын күрсәтте, бәйрәмнәрнең төрле милләт халыкларын берләштерүен ассызыклады. Кабинетларда балаларга төрле юнәлешләр буенча эшләү мөмкинлеге тудырылу, тәрбияви, әхлакый, бер үк вакытта акыл, физик эшчәнлеккә җитди игътибар бирелү зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, техник иҗат буенча укучылар "Технология һәм дизайн", "Легороботлар" түгәрәкләрендә эшли. V "б" сыйныфы спорт һәм IX "б" сыйныфы кадет классларының физик әзерлек дәрәҗәсе күрсәтелде. "Туган илем, туган телем - йөрәктәге тирән ярам" дигән программа районнан чыккан язучылар, иҗат кешеләре хакында өйрәнүне максат итеп куя. Чираттагы дәрестә җирле язучы Мөнир Талипов белән очрашу үткәрелде. Балаларның сораулары күп булуы аларның кече Ватанның иҗат осталары хакында күбрәк белергә теләве турында сөйли. "Телен белгән ил ачар" баш астындагы шөгыльләрдә укучылар мәктәптә телләр өйрәнү белән мәшгуль. "Сугышчан дан" залында тарих белән кызыксынучыларга бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. "Әфганстан: хәтер һәм яра" әдәби-музыкаль программасында өлкән сыйныф укучылары да теләп катнашты. Ә "Школьный мир - моя страна" мәктәп проекты буенча балалар 70 төрдә гөлләр, чәчәкләр үстереп, кабинетларны, мәктәп яны территориясен матурларга өлгергәннәр. Хәзер укучылар иртә яздан мәктәп ишегалдына чыгарып утыртылачак үсентеләрне күчереп утырту белән мәшгуль. «Гражданин шәхесе формалаштыру» программасы буенча 2нче мәктәптә "Аленка", "Кыңгырау чәчәк", "Тату гаилә" балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә эшләү чагылдырылды. "Балачак планетасы" модуле астында башлангыч сыйныфларны шәхес буларак формалаштыру алымнары күрсәтелде. Монда педагоглар эше генә түгел, әти-әниләрнең дә ярдәмгә килүе куанычлы. III "б" сыйныфы укучысы Илья Рябовның әнисе Юлия мәктәптә еш булып, теләүчеләрне төрле материалар кулланып, кул эшләренә өйрәтә. Юлия челтәрләр, шторалар тегү буенча шәхси эшен ачкан, буш вакытларында бу эшләргә балаларны өйрәтүгә дә теләп алына.

-Без кечкенә кызлар белән шифон материалдан роза чәчәкләре, киемнәрне, чәчләрне бизәү өчен чәчәкләр ясау белән шөгыльләнәбез. Балалар һәр дәресемне сөенеп-көтеп ала. Һөнәргә, хезмәткә өйрәнеп үсү - ул иң яхшы тәрбия чарасы, - ди Юлия.

«Түгәрәк өстәл» артында сөйләшү барышында төп доклад белән чыгыш ясаган 2нче мәктәп директоры Тамара Биккинина да моңа аерым тукталды.

-Бала һәр файдалы шөгыльгә өйрәнгәндә үзенә күрә бер тәрбия этабы уза. Килеп чыккан эшенә карата аның күңеле үсә, ул яңа уңышлар яуларга омтыла. Үзенең башкаларга, тора-бара илгә кирәклеген тоя. Безнең максат - рухи яктан нык, үз алдына бурыч куя белгән, башкаларга ярдәмчел буын тәрбияләү. Юкка гына дәүләт сәясәтендә мәгариф өлкәсендә гуманлылыкны алга сөрү, патриотлар әзерләү, сәламәт, иркен фикер йөртә белүчеләргә басым ясалмый. Гражданлык, хезмәт сөючәнлек, табигатькә, кешелеккә сак караш тәрбияләү ассызыклана, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: