Зәй офыклары

Тәрбияче сабый киләчәген билгели

Моннан 19 ел элек - балалар бакчасы бусагасын атлап кергән көннән мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына китерә алмыйм, ди "Урман әкияте" балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Мырсикова. Сабыйларны дөньяны танып-белергә, тәртип, әхлак кагыйдәләренә өйрәтергә, тәрбияче һөнәренә гомере буе тугрылыклы булырга әзер ул. Балаларны, хезмәтен чын күңелдән яратучы кеше...

Моннан 19 ел элек - балалар бакчасы бусагасын атлап кергән көннән мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына китерә алмыйм, ди "Урман әкияте" балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Мырсикова. Сабыйларны дөньяны танып-белергә, тәртип, әхлак кагыйдәләренә өйрәтергә, тәрбияче һөнәренә гомере буе тугрылыклы булырга әзер ул. Балаларны, хезмәтен чын күңелдән яратучы кеше генә яшь буынга дөрес, нигезле тәрбия бирә ала да.

Чаллы педагогика училищесының башлангыч сыйныфлар укытучысы бүлеген тәмамлаган кыз "Уймак кыз" балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә килә. Беренче елларда ук ул балалар күңелен аңлау, аларның аң үсешен үстерү өчен яңа ысулларны барлауга керешә. Светлана ярдәмлек материаллар, интернет аша балалар белән эшләүнең кызыклы юлларын тәкъдим итүчеләр фикеренә таянып, үз методикасын булдыра. Һәм дистә елдан артык ул "Театрлаштырылган чаралар аша балаларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү" темасы өстендә уңышлы эшли. Югары уку йортының читтән торып мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә педагогика һәм методика бүлеген тәмамлау да тәрбиячегә югарырак баскычка күтәрелергә ярдәм итә. Уку дәверендә алган теорияне практикада сынау миңа тагын да камилләшергә ярдәм итте, ди ул. Ни өчен нәкъ менә театр сәнгатен сайладың дигән сорауга ул, чөнки балалар уен аша мәгълүматны тизрәк сеңдерә, театрлаштырылган чараларда дөрес сөйләшергә тырыша, дип җавап бирде.

- Балалар әкият геройлары роленә кереп уйнарга ярата. Чөнки әкият балачакның онытылмас мизгеле, өстәвенә ул зур тәрбияви әһәмияткә ия, анда һәр начарлык үз хөкемен ала, - ди Светлана Мырсикова.

Әлеге методикасын ул "Урман әкияте" балалар бакчасына килгәч тә дәвам итә. Бакча мөдире Ольга Долгова тәрбияченең оригиналь идеяләре белән коллективка яңа сулыш өрүен ассызыклый. Мәсәлән, ул ишегалды уен мәйданчыкларын кулдан эшләнгән әкият персонажлары, кош-корт, хайваннар белән бизәп, үзенчәлекле итүдә зур өлеш керткән. Хәтта гаилә әгъзаларын да ярдәмгә тарткан. Тормыш иптәше Евгений да Светлананың эшен чын күңелдән яратуын аңлап, аңа ярдәм итә.

- Әниебез Галина Николаевна Мырсикова - шәһәр халкына яхшы таныш. Ул озак еллар тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Аның янып-көеп эшләп йөрүен күреп үстек. Хәзер хатынымның да бу эшкә күңел бирүенә шатланам гына. Мин аңа һәрчак ярдәм итәргә әзер, - ди Евгений.

Тормыш иптәше генә түгел, кызы Олеся, улы Егор да - Светлананың алыштыргысыз булышчылары. Олеся бәйләү белән шөгыльләнә, әнисенә бакчада курчак театры оештыру өчен ул әкият геройларыннан курчаклар бәйләгән. Ә Егор әле үзе дә бакчага гына йөрүенә карамастан, дәресләр үткәрү өчен материаллар әзерләгәндә рәсемнәр кисә. Вакыт-вакыт аларга Светлананың үз әнисе Нина Тимофеева да булыша.

Быел Светлана Мырсикова өчен аеруча җаваплы ел. Кечкенәдән бакчага кабул итеп алган 20 баланы ул киләсе елга мәктәпкә озата. Аларның һәрберсен тиешле дәрәҗәдә әзерләп, мәктәпкә озату өчен зур тырышлык таләп ителә. Мәктәпкә әзерлек төркемендәге һәр бала белән ул индивидуаль эшләргә тырыша. Әти-әниләр сабыйларының шундый тырыш, таләпчән белгеч кул астында тәрбияләнүеннән бик канәгать.

Гомумән, агымдагы ел Светлана Мырсикова өчен һөнәри үсеш ягыннан шактый уңышлы булды. Быел ул "Ел тәрбиячесе" район бәйгесендә катнашып, беренче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: