Зәй офыклары

Тугызынчыны тәмамлаучыларга имтиханнар саны арта

Республика мәгариф һәм фән министрлыгыннан бу көннәрдә район мәгариф идарәсенә 2015-2016 уку елында 9нчы сыйныф укучылары 4 фән буенча дәүләт имтиханы тапшырачагын хәбәр иткән документ килде, дип белдерәләр идарә белгечләре. Әлеге документ мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт күрсәтмәсе буенча юлланган. Аерым алганда, укучылар тапшырырга тиешле итиханнарның икесе...

Республика мәгариф һәм фән министрлыгыннан бу көннәрдә район мәгариф идарәсенә 2015-2016 уку елында 9нчы сыйныф укучылары 4 фән буенча дәүләт имтиханы тапшырачагын хәбәр иткән документ килде, дип белдерәләр идарә белгечләре. Әлеге документ мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт күрсәтмәсе буенча юлланган. Аерым алганда, укучылар тапшырырга тиешле итиханнарның икесе мәҗбүри рус теле һәм математика буенча, калган икесе сайлап алынган фәннәр: физика, химия, биология, рус әдәбияты, география, тарих, җәмгыять белеме, чит ил телләре, информатика буенча булырга мөмкин. Дөрес, бу уку елында аттестат алу өчен укучыларга рус теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау сынавын уңышлы узу да җитә. Ә менә 2016-2017 уку елында исә сайлап алынган фәннәр буенча тапшырылган имтихан нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: