Зәй офыклары

Тырыш хезмәтнең- киләчәге матур булыр

Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы- җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Укытучы- зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән...

Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы- җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Укытучы- зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы. Бөек педагог Ян Омос Каменский "Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк"дигән фикерләре белән бик хаклы. Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр ул укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы, җитәкләп зур тормыш юлына алып чыгучы кеше ул укытучы. Укытучы, мәктәп... бу сүзләрне ишетүгә колакта көмеш кыңгырау чыңы, укытучының ягымлы тавышы ишетелеп киткәндәй була.Шушы сүзләр белән мин үз һөнәрен яраткан, аннан тәм табып эшләүче чын хезмәт кешесе-Раушания Риф кызы Забурдаева турында бәян итүем. Әйе, чыннан да үз һөнәренең остасы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе Раушания Рифовна менә инде 22 ел шәһәребезнең 2 нче мәктәптәбендә зур хезмәт куя. Раушания Рифовна тумышы белән Сарман районының, Мортамак авылыннан. Бу яклардан үсеп чыккан кешеләр гаять тә талантлы, иҗади, зыялы булалар.10 нчы сыйныфны тәмамлагач, туган авылында фермада сыер савучы булып эшкә урнаша.Ул вакытта мәҗбүри колхозда бер елга эшкә калдыру иде. Кечкенә генә буйлы бу кыз, менә дигән итеп, җиң сызганып тырыш хезмәт куя.Бер елдан соң ул күңеле сайлаган нәкъ тә менә укытучы булу теләге белән Алабуга шәһәренә юл тота.Математика һәм физика факультетына укырга керә. Бу уку белән генә чикләнмичә, читтән торып, татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен дә яратып үзләштерә. Институтны уңышлы гына тәмамлап, Зәй якларында үзенең матур хезмәт юлын башлап җибәрә. 22 ел хезмәт дәверендә Раушания Рифовна күп уңышларга ирешә. Укучы күңеленә белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, ул үзенең җанын телем- телем кисәкләргә телеп балаларга өләшә. Укучылары белән район һәм республика олимпиадаларында катнашып, алдынгы үрләрне яулый; һәрдаим әдәби чаралар үткәрә; фәнни-гамәли чыгышларда, квалификацияне күтәрү курсларында, аттестацияләрдә катнаша, искиткеч зәвыклы, максатчан дәресләр үткәрә, кочак -кочак дәфтәрләр, дәрес планнары, укылган әдәби, фәнни, методик китаплар... кыскасы педагог бертуктамый хәрәкәттә кайный. Аның дәресләрен укучылары бик яраталар, теләп сыйныфтан тыш эшләрдә катанашалар.Бүгенге көндә ул укыткан укучылар аның юлыннан китеп, үзләре мөгаллимнәр булдылар. Алар районыбызның төрле мәктәпләрендә хезмәт куялар."Остазыбыз- Раушания Рифовнага безнең тирән рәхмәтебез, олы ихтирамыбыз чиксез",- диләр алар. Укучыларының берсе Бикташева Динара 7 нче мәктәптә тел һәм әдәбият дәресләрен укыта. Мөгаллим бик яхшы күңелле һәм кайгыртучан. Ул укучыларын гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле булуларын тели, әти-әниләр белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә, аралашып тора, килеп туган проблемаларны хәл итәргә тырыша. Дәресләрдән соң да укучылары кайтып китәргә ашыкмый,укытучылары янына ашкына. Ул көнегез ничек үтте, нинди билгеләр алдыгыз, нинди борчу-мәшәкатьләрегез бар, дип укучылары белән уртаклаша, юату сүзләре белән тынычландыра, аларга шәхес итеп карый, җылы итеп эндәшә, бала күңеленә ачкыч таба белә, уңай шартлар тудырырга омтыла, акыллы киңәшләрен бирә. Раушания Рифовна гаиләсендә уңган хуҗабикә, яраткан әни. Үзенең чисталыгы, аш-суга осталыгы, сабырлыгы белән күпләрне үзенә җәлеп итә. Ул тормыш иптәше Семен белән өч ул тәрбиялиләр. Өлкән уллары Вадим армия сафларында үз вазыйфаларын тәмамлап кайтып, үз хезмәт юлын дәвам итә, уртанчы уллары Валерий Яр Чаллы шәһәрендә "Кама дәүләт машина төзү техникумында" белем ала. Ә иң кечкенә - төшкенә уллары Даниил балалар бакчасына йөри. Бүгенге көндә балалары да үз юллларын тапканнар,әниләре кебек тырыш, максатчан булырлар дигән якты, матур өметләр бар. Әтиләре дә хезмәтенә тугрылыклы. Гомумән бу гаилә кешеләре турында- эшкә батыр, лаек, намуслы дип әйтеп була. Раушания ханымны коллективта да бик хөрмәт һәм ихтирам итәләр.Аннан үрнәк алып эшлиләр, аның киңәшләренә таяналар. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, кире какмый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, төпле киңәшләрен бирергә һәрчак әзер ул. Әле генә хезмәтен тәҗрибәсен башлап җибәргән яшьләргә дә ныклы терәк, өмет уята, фикерләре белән уртаклаша. Без аңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар куанычы һәм киләчәк тормышында да яңа уңышлар,яңа идеяләр белән яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: