Зәй офыклары

Укучыларга – гаилә мөнәсәбәтләре турында

7нче мәктәптә IX-XI сыйныф укучылары өчен "Хокук белеме мәктәбе" программасы кысаларында "Гаилә" темасына кызыклы дәрес үтте. Аны ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Биредә гаилә дип аталган кечкенә дәүләтнең хокуклары, бурычлары турында мәгълүмат бирелде, гаилә әгъзаларының бер-берсенә мөнәсәбәте үрнәк булу мөһимлеге ассызыкланды. Дәрескә махсус чакырылган Анастасия һәм Алексей Гончаровлар гаиләсе балаларга гаилә...

7нче мәктәптә IX-XI сыйныф укучылары өчен "Хокук белеме мәктәбе" программасы кысаларында "Гаилә" темасына кызыклы дәрес үтте.

Аны ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Биредә гаилә дип аталган кечкенә дәүләтнең хокуклары, бурычлары турында мәгълүмат бирелде, гаилә әгъзаларының бер-берсенә мөнәсәбәте үрнәк булу мөһимлеге ассызыкланды. Дәрескә махсус чакырылган Анастасия һәм Алексей Гончаровлар гаиләсе балаларга гаилә кыйммәтләре, сабыйларны тәрбияләү үзенчәлекләре белән уртаклашты.

"Хокук белеме мәктәбе" дәресендә катнашкан "Республика Татарстан" газетасы журналисты Людмила Карташова балаларга мавыктыргыч формада өстәмә хокукый белем бирелүен үзенчәлекле эш алымы дип билгеләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: