Зәй офыклары

Укытучылар ярышты

4нче мәктәптә "Тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы" бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда район мәктәпләреннән әлеге дәресне иң нәтиҗәле алып баручы 6 педагог катнашты. Педагогик осталыкка, югары оештыру сәләтенә, сыйфатлы белем бирүгә омтылган талантлы укытучыларны стимуллаштыру максатында оештырылучы бу бәйге өч бүлектән торды. Анда гадәттән тыш хәлләрдә...

4нче мәктәптә "Тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы" бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда район мәктәпләреннән әлеге дәресне иң нәтиҗәле алып баручы 6 педагог катнашты. Педагогик осталыкка, югары оештыру сәләтенә, сыйфатлы белем бирүгә омтылган талантлы укытучыларны стимуллаштыру максатында оештырылучы бу бәйге өч бүлектән торды. Анда гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрне саклау, куркынычсызлыкны тәэмин итү, дәүләт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү, хәрби әзерлек буенча укучыларны тормышка әзерләү дәрәҗәсе каралды. Укытучылар ачык дәресләр бирде, физик әзерлек, кагыйдәләрне белүдә ярышты. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны - 6нчы мәктәп педагогы Александр Ширяев, икенче урынны - татар гимназиясеннән Рамил Фаршатов, өченче урынны Түбән Биштән Ирек Загариев һәм Югары Шепкәдән Раиф Тучин алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: