Зәй офыклары

Вагон саен музей (фотолар)

Тимер юл вокзалында «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең күчмә күргәзмә-лекция комплексы килеп, өч көн зәйлеләргә хезмәт күрсәтте. Әлеге поезд башкалардан берни белән дә аерылмый. Эченә керсәң, исең китәрлек! Кызыклы, мавыктыргыч экспонатлы һәм заманча технологияле уникаль күргәзмә ул. Составында 9 вагон булган поездда тимер юл транспорты, нанотехнологияләр, энергетика, кадрлар әзерләү...

Тимер юл вокзалында «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең күчмә күргәзмә-лекция комплексы килеп, өч көн зәйлеләргә хезмәт күрсәтте. Әлеге поезд башкалардан берни белән дә аерылмый. Эченә керсәң, исең китәрлек!

Кызыклы, мавыктыргыч экспонатлы һәм заманча технологияле уникаль күргәзмә ул. Составында 9 вагон булган поездда тимер юл транспорты, нанотехнологияләр, энергетика, кадрлар әзерләү өлкәсендә заманча мәгълүмати технологияләр тәкъдим ителә. Биредә шулай ук Россия тимер юлларында кулланыла торган заманча техника үрнәкләре бар. Кыскасы, һәр вагонның - үз темасы. Поездның алдагы ике вагоны Россия тимер юлларының 175 еллыгы уңаеннан җиһазландырылган.

Өч көн эчендә шәһәр мәктәпләре укучылары бирегә экскурсия ясады. Урта, өлкән буын да аңа битараф калмады. Укучылар күңеленә аеруча тренажер комплексында поездны "йөртеп" карау хуш килде.

Әлеге уникаль поезд моннан ике ел элек оешып эшли һәм ул Россиянең 300 шәһәрендә, шул исәптән Татарстанның берничә шәһәрендә булырга өлгергән. Поезд безгә Чаллыдан килгән. Алга таба ул Башкортстан якларына юл ала.

Гомумән, кызыклы экспонатлы һәм заманча технологияле уникаль күргәзмә зәйлеләрдә зур тәэсирләр калдырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: