Зәй офыклары

Яңа рәис сайланды

Районда өченче ел рәттән уздырылучы Яшь педагоглар көне быел да бик актив узды. Шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә белем бирүче 50дән артык яшь педагог иң башта тәҗрибәле укытучылар, ата-аналар алдында ачык дәресләр күрсәтте. Аннан 7нче мәктәптә спорт җанлы укытучылар белем йортының баскетбол командасына каршы уйнады, үзара эстафета ярышларында көч сынашты. Үзара...

Районда өченче ел рәттән уздырылучы Яшь педагоглар көне быел да бик актив узды.

Шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә белем бирүче 50дән артык яшь педагог иң башта тәҗрибәле укытучылар, ата-аналар алдында ачык дәресләр күрсәтте. Аннан 7нче мәктәптә спорт җанлы укытучылар белем йортының баскетбол командасына каршы уйнады, үзара эстафета ярышларында көч сынашты.

Үзара фикер алышу яшь педагоглар советының хисап-сайлау җыелышында булды. Биредә 2006 елдан совет җитәкчесе Антон Кухарев башкарылган эшләрне бәян итте, яшь укытучыларның уңышларын барлады. Соңыннан күпчелек тавыш белән Чыбыклы мәктәбенең география укытучысы Ильфир Габидуллин советның яңа рәисе итеп сайланды.

Яшь педагоглар көне боулинг-клубта интерактив кичә белән тәмамланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: