Зәй офыклары

Ял итәләр лагерьда

Шәһәр-районда 1 июньнән мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлады. Бүгенге көндә 15 мәктәп яны лагеренда 1375 бала ял итеп, сәламәтлеген ныгыта. 2нче мәктәп базасында 150 балага исәпләнгән "Балачак планетасы" лагере эшли. Ял итүче балалар белән эш 18 көн дәвамында махсус төзелгән план нигезендә алып барыла, кызыклы экскурсияләр, күңел ачу чаралары...

Шәһәр-районда 1 июньнән мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлады. Бүгенге көндә 15 мәктәп яны лагеренда 1375 бала ял итеп, сәламәтлеген ныгыта.

2нче мәктәп базасында 150 балага исәпләнгән "Балачак планетасы" лагере эшли. Ял итүче балалар белән эш 18 көн дәвамында махсус төзелгән план нигезендә алып барыла, кызыклы экскурсияләр, күңел ачу чаралары һәм спорт, хәрәкәтләндерүче уеннар оештырыла. Лагерьның махсус үз режимы бар: балалар көнгә ике мәртәбә туклана, аларга кайнар аш, бәрәңге, балык, җиләк-җимеш, яшелчә, сөт ризыклары бирелә. Эш көне иртәнге сәгать 8.30да башлана. Балалар зарядка ясый, һәр көн линейкага җыелып, көндәлек план белән таныша. Лагерьда 6 отряд, алар белән 12 тәрбияче - әйдаман шөгыльләнә. Тәрбиячеләр дә - шушы ук мәктәп укытучылары. Бу - балалар белән эшләргә зур мөмкинлекләр бар дигән сүз. Чөнки алар һәр баланы белә, һәр балага аерым игътибар бирә.

"Балачак планетасы" лагере белән башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Селиверстова җитәкчелек итә. Өлкән тәрбияче булып Светлана Гафурова эшли.

- Лагерьда отрядлар арасында интеллектуаль уеннар, конкурслар, спорт ярышлары оештырабыз. Бассейнга, театрларга йөрибез. Шәһәрдәге мәктәп яны лагерьлары арасында уздырыла торган конкурсларда да катнашабыз. Әле күптән түгел лагерьлар арасында үткәрелгән "Музыкаль атыш" конкурсында катнашып, I урынны алдык, - ди Светлана Гафурова.

Чыннан да, балаларның шат авазлары яңгырый биредә. Алар монда яңа дуслар таба, күңелле итеп ял итә.

Лагерь җитәкчесенең әти-әниләргә әйтергә теләгән фикере дә бар:

- Әти-әниләр мәктәп яны лагерьларына балаларын җибәрсеннәр иде. Түләү бәясе дә 305 сум 10 тиен генә, юлламаның бәясен шәһәр бюджеты күтәрә. Балалар һәрвакыт тәрбияче күзәтүе астында, көннәр буе алар өчен кайгырып торасы түгел. Тәмле итеп ашаталар да үзләрен: пешекчеләребез Римма Ханнанова һәм Альбина Сираҗиева тәмле итеп сыйлый, - ди ул.

Гомумән, "Балачак планетасы"нда ял итүчеләргә күңелле дә, рәхәт тә. Аларның лагерьда үткәргән һәр көне күңелләрендә матур хатирәләр генә калдырыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: