Зәй офыклары

Яшь янгын сүндерүчеләр ярышты

Батырлык, кыюлык һәм түземлелек кебек асыл сыйфатлар белән аерылып торган кешеләр - алар янгынчылардыр, минемчә. Янгыннарга каршы көрәшне оештыру тарихы XV гасырга барып тоташа. Моннан өч гасыр элек янгынга каршы беренче дәүләт указлары дөнья күрә. Петр беренче патшалык иткән чорда ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар билгеләнгән була. Ул...

Батырлык, кыюлык һәм түземлелек кебек асыл сыйфатлар белән аерылып торган кешеләр - алар янгынчылардыр, минемчә.

Янгыннарга каршы көрәшне оештыру тарихы XV гасырга барып тоташа. Моннан өч гасыр элек янгынга каршы беренче дәүләт указлары дөнья күрә. Петр беренче патшалык иткән чорда ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар билгеләнгән була. Ул вакытта ук инде янгынга каршы чаралар турында төрле инструкцияләр һәм патша указлары бастырыла һәм алар халыкка таратыла.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт мәйданчыгында яшь янгын сүндерүчеләр дружиналарының һөнәри осталыкларын күрсәтү ярышлары үткәрелде. Анда шәһәрнең барлык мәктәпләреннән һәм Сәвәләй, Поручик, Түбән Биш авыл мәктәпләреннән 11 команда көч сынашты.

Әлеге төр ярышлар ел саен май аенда үткәрелә. Ярышларны үткәрүнең төп максаты булып яшүсмерләрне янгынчы һөнәренә җәлеп итү, аларда тәвәккәллек, батырлык сыйфатлары тәрбияләү тора. Янгын сүндерүче һөнәре җиңелләрдән түгел. Ул - экстремаль шартларда, тормышыңны куркыныч астына куеп эшләү һәм башка кешеләрнең сәламәтлеге, гомере өчен җаваплылык та.

Зәй янгын сагы гарнизоны башлыгы Вячеслав Петров әйтүенчә, мондый төр ярышлар яшүсмерләр өчен бик әһәмиятле. Алар бәйгедә актив катнаша, үзләренең физик мөмкинлекләрен күрсәтә. Аны май аенда үткәрү дә очраклы түгел, чөнки бу чорда янгын чыгу куркынычы арта. Бу төр ярышларда катнашкан егетләрнең янгынчы һөнәренә карата мәхәббәтләре нәкъ менә монда уяна. Аларда тупланганлык, татулык, ярдәмләшү рухы барлыкка килә. Чыннан да, 7нче һәм Сәвәләй мәктәпләре яшүсмерләре арасында иптәшләрчә ярдәмләшү, тупланганлык сыйфатлары аеруча нык сизелде.

Ярышларның шарты, куркынычсызлык кагыйдәләре белән 88нче янгын бүлекчәсенең каравыл башлыгы Яков Запека таныштырды. Егетләр янгын да сүндерде, биек коймалар аша сикерде, янгын сүндерү җайланмаларын сүтеп җыйды, биек баскычлардан үрмәләде. Ярышлар зур оешканлык белән үтте, җәрәхәт алучылар булмады.

1998-1999 елда туган яшүсмерләр ярышларда сынатмады, барлык төр биремнәрне ахырына кадәр үтәп чыкты. Бәйге ахырына якынлашты. Җиңүчеләр билгеләнде. 7нче мәктәп - I, 1нче мәктәп - II, Сәвәләй мәктәбе III урынны яулады. Аларга Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: