Зәй офыклары

Яшүсмерләр тәртибе комиссия игътибарында

Зәйдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы күчмә утырышы эчке эшләр бүгегендә узды. Бу соңгы араларда яшүсмерләр тарафыннан урлашу һәм төрле хокук бозулар белән бәйле рәвештә тикшерү эшләре еш кузгатылу сәбәпле шулай оештырылды, дип аңлата комиссия рәисе Гөлчәчәк Галимова. Күчмә утырыш эшендә комиссия әгъзаларыннан тыш эчке эшләр...

Зәйдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы күчмә утырышы эчке эшләр бүгегендә узды. Бу соңгы араларда яшүсмерләр тарафыннан урлашу һәм төрле хокук бозулар белән бәйле рәвештә тикшерү эшләре еш кузгатылу сәбәпле шулай оештырылды, дип аңлата комиссия рәисе Гөлчәчәк Галимова. Күчмә утырыш эшендә комиссия әгъзаларыннан тыш эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева һәм шәһәр прокуроры Ринат Кәримов та катнашты. Биредә нигездә район мәктәпләре җитәкчелеге тарафыннан комиссиягә мөрәҗәгатьләр буенча, еш тәртип бозу белән билгеләнгән яшүсмерләрнең эше каралды, шулай ук балаларына тиешле тәрбия бирә алмаучы әти-әниләр белән җитди сөйләшүләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: