Зәй офыклары

Югары Баграж мәктәбендә укытучылар да, укучылар да ГТО нормаларын тапшыра (фотолар)

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", - ди халык мәкале. Күпләр хәзер бу мәкальне үзенең тормыш девизы итеп ала. Илебездә ГТО нормаларын тапшыру мәҗбүри итеп саналган вакытта Югары Баграж мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы да бу файдалы чарадан читтә калмыйлар. 7 апрельдә мәктәптә спортның һәр төре буенча ГТО нормаларын тапшыру булды....

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", - ди халык мәкале. Күпләр хәзер бу мәкальне үзенең тормыш девизы итеп ала. Илебездә ГТО нормаларын тапшыру мәҗбүри итеп саналган вакытта Югары Баграж мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы да бу файдалы чарадан читтә калмыйлар.

7 апрельдә мәктәптә спортның һәр төре буенча ГТО нормаларын тапшыру булды. Чара шул тематикага багышланган презентация белән башланып китте. Ул балаларга бик күп өстәмә мәгълүмат бирде.

Һәр эшне башлап йөрүче директорыбыз Николай Михайлович Иванов, физкультура укытучысы Ленар Меньшиков коллективта бәйрәм кәефе булдырдылар. Укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз һәр төр буенча яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Алар алтын, көмеш, бронза медальләргә лаек булдылар.

Бу көнне мәктәп гөр килеп торды. Чара укытучылар белән укучыларның волейбол буенча көч сынашуы белән төгәлләнде.

Роза Меньшикова, укытучы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: