Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия

Юллар - төзек, автобуслар - тәртиптә

Районда балалар йөртүче 22 мәктәп автобусы бар, аның берсе резервта торачак.

Автобусларның техник торышы ни хәлдә, автобусларга шоферлар ничек сайлап алына, автобус маршрутларында юлларның торышы ничек?
 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, район башлыгы Разиф Кәримов ярдәме белән агымдагы елда Зәй районына биш яңа автобус сатып алынды. Бүгенге көндә мәктәп автобус паркында 22 автобус бар, аларның 21е юлга чыгачак, ә берсе резервта торачак. Автобуслар төп белем бирү мәктәпләренә 472 баланы укырга йөртәчәк. Автобусларда барлык куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләре дә сакланган: иминлек каешлары, тизлекне саклау режимы төгәл үтәлә. Мәктәп автобуслары барысы да заманча ГЛОНАСС, видеорегистратор, тахограф системасы белән җиһазландырылган. Автобус йөртүчеләр һәм балаларны озата баручылар һәрдаим тиешле контроль аша чыгып хезмәтләрен башкарачак.
 

Автобуста йөргәндә иминлекне тәэмин итү йөртүченең җаваплылыгына да бәйле. Татар гимназиясе автобусында Гомәр абый Нигъмәтуллин җиденче елын эшли. Гомәр абый җиде ел инде пенсиядә икән.


“Гомерем буе машина йөртүче булып эшләдем. Мәктәп автобусына эшкә чакыруга, бик теләп риза булдым. Биредә эшләү өчен педагог та, психолог та булырга кирәк. Минем автобуста балалар һәрвакыт иминлек каешларын эләктереп, тәртипле утыралар, хәтта юлда барганда телефон белән уйнарга да рөхсәт бирмим”, - ди ул.
Гомәр абый татар гимназиясенә Аксар, Югары Шепкә, Имәнлебаш авылларыннан балалар йөртә, быел Мирный бистәсе дә кушылачак. Үз эшен яратып башкарганы күренеп тора. Автобусы чиста, төзек, балалар өчен белешмәлек урынында, кыскасы, бар да тәртиптә. Бүген юлга чыгарга әзер ул.
Автобусларда урыннар 22-28 укучыга исәпләнгән. Иртән, дәресләр башланганчы, укучылар мәктәпкә китерелә. Һәркем үз урынын белеп утыра, этеш-төртеш юк. Беренче эш итеп барысы да иминлек каешларын эләктерә. Дәресләр беткәч, ашыкмый гына тәртип саклап кайталар. Укучыларның һәркайсы белән әлеге уңайдан инструктаж үткәрелә. Ел саен автобус үтәсе юл участогы район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелеп, схема ясала. Укучыларны озатып куюны билгеләнгән тәртиптә мәктәп укытучылары башкара.
Маршрутны һәрвакыт навигация күзәтеп тора. Һава торышы нинди булуга карамастан, автобуслар һәр көн йөри.

 

- Быелгы яңа уку елы алдыннан автобусларны кабул итү үткәрдек. Кабул итүдә районның ЮХИДИ бүлегеннән дә катнаштылар. Автобуслар рейсларга чыгарга әзер, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев