Зәй офыклары

Үз хокукларын иң яхшы белүчеләр

Ел саен мәгариф идарәсе кулланучылар хокукларын яклау хезмәткәрләре белән берлектә март аенда мәктәп укучылары арасында Кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган олимпиаданың муниципаль турын уздыра. Бу көннәрдә аңа йомгак ясалды. ТР дәүләт алкоголь инспекциясе, кулланучылар хокукларын яклау Түбән Кама территориаль бүлеге хезмәткәре Надежда Чернова һәм "Роспотребнадзор"ның Зәй филиалы вәкиле Ринат Насыйбуллин...

Ел саен мәгариф идарәсе кулланучылар хокукларын яклау хезмәткәрләре белән берлектә март аенда мәктәп укучылары арасында Кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган олимпиаданың муниципаль турын уздыра.

Бу көннәрдә аңа йомгак ясалды.

ТР дәүләт алкоголь инспекциясе, кулланучылар хокукларын яклау Түбән Кама территориаль бүлеге хезмәткәре Надежда Чернова һәм "Роспотребнадзор"ның Зәй филиалы вәкиле Ринат Насыйбуллин олимпиадада яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларны тантаналы төстә тәбрикләделәр.

Татар гимназиясеннән Резидә Хәкимуллина, Альбина Әхмәтшина һәм 3нче мәктәптән Полина Муханова кулланучылар хокукларын иң яхшы белүчеләр булуын дәлилләде. Алар махсус Диплом һәм бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: