Зәй офыклары

Зәй мәктәпләрендә - пенсия турында сөйләштеләр

Узган атнада Россия күләмендә Бердәм пенсия грамоталылыгы көне узды. әлеге чарадан Пенсия фондының Зәй шәһәр-район идарәсе дә читтә калмады. Аның максаты - Россия яшьләренең пенсия буенча һәм социаль юнәлештә белемнәрен күтәрү, киләчәктә үзеңә лаеклы картлык яки пенсия формалаштыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлату. Белгечләр политехник колледжда һәм 6нчы мәктәптә укучылары...

Узган атнада Россия күләмендә Бердәм пенсия грамоталылыгы көне узды. әлеге чарадан Пенсия фондының Зәй шәһәр-район идарәсе дә читтә калмады. Аның максаты - Россия яшьләренең пенсия буенча һәм социаль юнәлештә белемнәрен күтәрү, киләчәктә үзеңә лаеклы картлык яки пенсия формалаштыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлату. Белгечләр политехник колледжда һәм 6нчы мәктәптә укучылары белән очрашып, Пенсия фонды эшчәнлегендә төп юнәлешләр турында сөйләделәр, "Россия Федерациясендә пенсия белән тәэмин итү" курсы, "Барысы да пенсия турында: уку буенча да, тормышта да" дигән ярдәмлекнең өченче чыгарылышы буенча презентация үткәрделәр. Мондый очрашулар бер көн белән генә чикләнми. Ул октябрь-декабрьдә башка мәктәпләрдә дә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: