Зәй офыклары

Зәйдә фән олимпиадалары муниципаль турының беренче нәтиҗәләре билгеле

Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль туры кысаларында Зәй районы мәктәпләре укучылары геология, экология, астрономия һәм инглиз теле буенча сынау уздылар. Экология буенча олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. VII сыйныфлар арасында 55 балл җыю мөмкинлегеннән иң зур баллны (20,8) Югары Шепкә мәктәбе укучысы Илдар Салихов җыйды. VIII сыйныфлар арасында иң югары балны (21)...

Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль туры кысаларында Зәй районы мәктәпләре укучылары геология, экология, астрономия һәм инглиз теле буенча сынау уздылар. Экология буенча олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. VII сыйныфлар арасында 55 балл җыю мөмкинлегеннән иң зур баллны (20,8) Югары Шепкә мәктәбе укучысы Илдар Салихов җыйды. VIII сыйныфлар арасында иң югары балны (21) 4 нче мәктәп укучысы Анна Попова алды. IX сыйныфлар 70 мөмкинлектән 35,8 балл алып, 3 нче мәктәп укучысы Беляна Родионова җиңү яулады. X 82 мөмкинлектән 43,5 балл алып, 4 нче мәктәптән Надежда Кириллова җиңүче буларак билгеләнде, ә 1 нче мәктәптән 42 балл җыйган Анастасия Карпова призер булды. XI сыйныфлардан 85 мөмкинлектән 59,5 балл җыеп татар гимназиясе укучысы Талия Нуриәхмәтова җиңүче дип табылды, призер - 44,5 балл иясе 1нче мәктәп укучысы Юлия Слободина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: