Зәй офыклары

Зәйнең яшь агач эше осталары махсус заказ буенча эшкә алына (фотолар)

Зәй шәһәренең коррекция мәктәбенә бу көннәрдә "Елховнефть" нефть-газ табу идарәсе белән килешү нигезендә беренче партия агач материаллар кайтартылды. Мәктәп остаханәсенә кул эшләре түгәрәгенә йөрүче укучыларның сөенечләре тасвирлап бетергесез зур. Чөнки бу материаллардан алар хәзер "Заинские чудеса дерева" дип исемләнгән мәктәп проекты кысаларында үз фантазияләрен кушып әлеге оешма заказы буенча конфет...

Зәй шәһәренең коррекция мәктәбенә бу көннәрдә "Елховнефть" нефть-газ табу идарәсе белән килешү нигезендә беренче партия агач материаллар кайтартылды. Мәктәп остаханәсенә кул эшләре түгәрәгенә йөрүче укучыларның сөенечләре тасвирлап бетергесез зур. Чөнки бу материаллардан алар хәзер "Заинские чудеса дерева" дип исемләнгән мәктәп проекты кысаларында үз фантазияләрен кушып әлеге оешма заказы буенча конфет савытлары, сувенир тарелкалар, аш бүлмәсе өчен кирәк-яраклар, массажерлар ясарга керешә.

"Заинские чудеса дерева" мәктәп проекты өстендә коррекция мәктәбендә укучылар инде өченче елын шөгыльләнә. Физик мөмкинлеге чикләнгән балаларга бер һөнәр үзләштерү ысулы да булган бу проект аеруча зур мәгънәгә ия. Проектның җитәкчесе - технология укытучысы Борис Тулынин белдерүенчә, әлеге төр кул эше балаларга күп яклап файдалы.

- Беренчедән, агач материаллар белән эшләп, без балалар белән аның үзенчәлекләрен үз күзләребез белән күреп өйрәнәбез, икенчедән, агач панноларга, аш бүлмәсендә кулланыла торган кирәк-яракларга, сувенирларга төшерелүче бизәкләр нечкәлекләре белән баланың психологик халәтен сәламәтләндерә, өченчедән, әлеге дә, баягы станокларда, инструментларда эшләргә өйрәнү һөнәр үзләштерү буларак укучыларыбыз өчен әһәмияткә ия, -ди ул. Хәзер исә "Заинские чудеса дерева" проекты нигезендә эшләнгән кул эшләре балаларны базар мөнәсәбәтләрендә дә эшләргә өйрәтү максатын да күздә тотып, "Елховнефть" нефть-газ табу идарәсенә сувенирлар буларак озатылачак. Бу исә сыйфатка аеруча игътибарлы булуны сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: