Зәй офыклары

Зәйнең Югары Мәлем авылы мәктәбе укучылары сарымсак үстерүгә алынды

Югары Мәлем авылы мәктәбендә "Гражданин шәхесен формалаштыру" муниципаль программасы үтәлеше буенча "түгәрәк өстәл" артында фикер алышулар үтте. Анда төп игътибар "Дәрестән соң - мәктәп" республика программасы кысаларында эшләүче мәктәп проектына бирелде. Югары Мәлем мәктәбе укучылары инде берничә ел рәттән үз участокларында яшелчә үстерү, бигрәк тә сарымсак үстерүгә зур игътибар бирә....

Югары Мәлем авылы мәктәбендә "Гражданин шәхесен формалаштыру" муниципаль программасы үтәлеше буенча "түгәрәк өстәл" артында фикер алышулар үтте. Анда төп игътибар "Дәрестән соң - мәктәп" республика программасы кысаларында эшләүче мәктәп проектына бирелде. Югары Мәлем мәктәбе укучылары инде берничә ел рәттән үз участокларында яшелчә үстерү, бигрәк тә сарымсак үстерүгә зур игътибар бирә. Биредә әлеге төр яшелчәнең күптөрле сортларын сынап карап, аларны тәрбияләү, мул уңыш алу серләренә өйрәнәләр. "Түгәрәк өстәл" барышында Югары Мәлем мәктәбе үрнәгендә балаларны хезмәт белән тәрбияләүнең гражданин шәхесен формалаштыруга уңай йогынты ясавы ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: