Быел XI сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарына керү өчен рус теле буенча алдан инша язарга тиеш. Инша язу көне Россия күләмендә 3 декабрьгә билгеләнгән. Безнең районның 242 чыгарылыш сыйныф укучысы аны билгеләнгән вакытта үз мәктәпләрендә язачак. Моның өчен 4 сәгать вакыт бирелә, ә физик мөмкинлеге чикләнгән балаларга ул сәгать ярымга...
Быел XI сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарына керү өчен рус теле буенча алдан инша язарга тиеш. Инша язу көне Россия күләмендә 3 декабрьгә билгеләнгән. Безнең районның 242 чыгарылыш сыйныф укучысы аны билгеләнгән вакытта үз мәктәпләрендә язачак. Моның өчен 4 сәгать вакыт бирелә, ә физик мөмкинлеге чикләнгән балаларга ул сәгать ярымга озынрак булачак. БДИдагы кебек үк укучыларга аудио-видео техникадан, өстәмә материаллардан файдалану рөхсәт ителми, инша язу өчен махсус бланклар гына бирелә. Иншаны яза алмады дип бәяләнүчеләр аны кабат 4 февральдә һәм 6 майда яза ала. Йомгаклау иншасы югары уку йортына укырга кергәндә дә исәпкә алынырга мөмкин, ул балларны арттырырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев