Зәй офыклары

Зәй балалары Минтимер Шәймиев кулыннан бүләк алды

Балаларда һәм яшүсмерләрдә Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатында республика күләмендә тарихи истәлекле урыннар - Борынгы Болгар һәм Свияжск утравына багышланган рәсемнәр һәм иншалар бәйгесе үткәрелде. Бәйге өч төрле яшь категориясе арасында Болгар һәм Свияжскка багышланган номинацияләр буенча узды. Анда барлыгы 321 укучы, 28 урта һөнәри белем бирү йортларыннан 28 студентның...

Балаларда һәм яшүсмерләрдә Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатында республика күләмендә тарихи истәлекле урыннар - Борынгы Болгар һәм Свияжск утравына багышланган рәсемнәр һәм иншалар бәйгесе үткәрелде. Бәйге өч төрле яшь категориясе арасында Болгар һәм Свияжскка багышланган номинацияләр буенча узды. Анда барлыгы 321 укучы, 28 урта һөнәри белем бирү йортларыннан 28 студентның рәсем сәнгате эшләре; мәктәп укучыларының 186 иншасы кабул ителде.Җиңүчеләр арасында зәйлеләрнең дә булуы куанычлы. Алар - сәнгать мәктәбеннән Булат Хәлиуллин, 7нче мәктәптән Индира Вәлиәхмәтова, 1нче мәктәптән Васил Асылов. Булат бәйгедә Болгар тарихи-архитектура комплексын сурәтләгән эше белән II урын алса, Индира татар телендә "Болгар яши һәрбер йөрәктә" дип исемләнгән иншасы белән - III, Васил рус телендә "Экскурсия через толщу веков нашей страны" иншасы белән IV урын яулады. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев шәхсән Кремльгә чакырып тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: