Зәй офыклары

Зәй китапханәсендә почта хезмәткәре һөнәре турында сөйләштеләр

Зәй үзәк китапханәсендә эшләүче «Чордаш» һөнәри ориентация клубы 3нче мәктәпнең VIII сыйныфы укучылары белән «Миңа хат яз» дип исемләнгән сөйләшү уздырды. Укучылар белән очрашуга Зәй почтамты башлыгы урынбасары Евгения Мельникова чакырылды. Укучыларга почта хезмәткәре һөнәре, әлеге хезмәттә эшләр өчен нинди уку йортларында белем алырга мөмкин булуы турында мәгълүмат бирелде. Евгения...

Зәй үзәк китапханәсендә эшләүче «Чордаш» һөнәри ориентация клубы 3нче мәктәпнең VIII сыйныфы укучылары белән «Миңа хат яз» дип исемләнгән сөйләшү уздырды. Укучылар белән очрашуга Зәй почтамты башлыгы урынбасары Евгения Мельникова чакырылды. Укучыларга почта хезмәткәре һөнәре, әлеге хезмәттә эшләр өчен нинди уку йортларында белем алырга мөмкин булуы турында мәгълүмат бирелде. Евгения Александровна бүгенге көндә элемтә бүлекләре тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләрнең артуына, болар - газета-журналларга яздыру, басма матбугат сату, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, реклама ясау һәм тарату һ. б.га укучыларның игътибарын юнәлтте. Әлеге очрашу Бөтендөнья почта көне уңаеннан уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: