Зәй офыклары

Зәй кызы Мария - олимпиада җиңүчесе

Казанда 11 -17 апрельдә физик культура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Татарстан командасы составында республикадан иң югары уңышларга ирешкән 15 укучы катнашты, шуларның 8е җиңүче һәм 5се призер булды. Безнең өчен иң куанычлысы җиңүчеләр арасында Зәй кызы да бар. Ул - 4нче мәктәп укучысы Мария Савельева. Россиянең...

Казанда 11 -17 апрельдә физик культура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Татарстан командасы составында республикадан иң югары уңышларга ирешкән 15 укучы катнашты, шуларның 8е җиңүче һәм 5се призер булды. Безнең өчен иң куанычлысы җиңүчеләр арасында Зәй кызы да бар. Ул - 4нче мәктәп укучысы Мария Савельева. Россиянең 62 төбәгеннән 300ләп өлкән сыйныф укучысы катнашкан олимпиаданы исәпкә алсак, Бу - Мариябезнең зур уңышы. Зәй данын күтәргән спортчы кызның тренеры - Алексей Ревин.

- Без мәктәбебез, районыбыз, республикабыз данын яклаган укучыбыз белән горурланабыз. Бу - тырыш хезмәт, җиңүгә омтылыш нәтиҗәсе. Мария тренеры Алексей Ревин белән бу җиңүгә уку елы дәвамында килде. Алга таба да укучыбызның зур уңышларына куанырга насыйп булсын, - ди мәктәп директоры Альбина Ларина.

Мария олимпиада җиңүчесе булуы өстенә, Мәгариф һәм фән министрлыгының "Иң җитез" , "Физкультура өлкәсе буенча иң белемле" номинацияләре буенча да дипломнар алды. Чөнки олимпиада физик әзерлекне дә, теоретик белемне сынау буенча да оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: