Зәй офыклары

Зәй мәшгульлек үзәге мәктәп укучылары өчен “Prof навигатор” проектын гамәлгә ашыра

Зәй мәшгульлек үзәге Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгы тарафыннан игълан ителгән иң яхшы һөнәри ориентлашу проектлары арасында "Prof навигатор" проекты белән грант отуы турында хәбәр иткән идек. Хәзерге вакытта үзәк әлеге проектны тормышка ашыру максатында актив эшчәнлек алып баруны дәвам итә. Монда бигрәк тә, IX сыйныфны тәмамлап, эшче...

Зәй мәшгульлек үзәге Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгы тарафыннан игълан ителгән иң яхшы һөнәри ориентлашу проектлары арасында "Prof навигатор" проекты белән грант отуы турында хәбәр иткән идек. Хәзерге вакытта үзәк әлеге проектны тормышка ашыру максатында актив эшчәнлек алып баруны дәвам итә. Монда бигрәк тә, IX сыйныфны тәмамлап, эшче һөнәрен сайларга теләгән яшүсмерләр белән профориентлашу юнәлешендә җитди эш күз уңында тотыла. Мәшгульлек үзәге белгечләре бу көннәрдә, мәктәп укучылары белән шәһәр предприятиеләренә барып, төрле һөнәрләр турында мәгълүмат алу, ул белгечлекләрне үзләштерү үзенчәлекләре буенча кызыклы очрашулар оештыралар.

Шундый үзенчәлекле очрашуның берсе электр челтәре предприятиесендә үтте. Бирегә 4нче мәктәпнең IX сыйныфында укучы ир балалар килде.

- Без мәшгульлек үзәге җитәкчелеге белән үзара киңәшләшеп, быел IX сыйныфны тәмамлаячак һәм алга таба нинди дә булса эшче һөнәрен сайларга теләге булган ир-балаларны бу очрашуга алып килергә булдык. Чөнки без - педагоглар да мәктәптән чыгып китәчәк балаларның алга таба киләчәкләрен ничек күзаллауларына ярдәм итәргә тиеш, аларга һөнәр сайлауда менә шул рәвешле ярдәм оештырылуга мәшгульлек үзәгенә рәхмәтлебез. Малайлар арасында киләчәк һөнәрен энергетика тармагы белән бәйләргә җыенучылар аз түгел, мин шәхсән, сыйныф җитәкчесе буларак, алар белән бу темага еш әңгәмәләр алып барам, шуңа да бу очрашуга бик теләп ризалаштык, - ди сыйныф җитәкчеләре Роза Галактионова.

Электр челтәре предприятиесенә экскурсиягә IX сыйныфның барлык параллель классларыннан, киләчәктә эшче һөнәрен сайларга теләгән 18 ир бала килгән иде, алар белгечләрнең энергетика тармагындагы һөнәрләр, заманча технологияләр белән эш итү үзенчәлекләре турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар. Мәсәлән, араларыннан Максим Акимов тугызынчыны тәмамлагач, электрик һөнәрен үзләштерү турында уйлый икән.

- Электр һөнәре белән бәйле һәрнәрсә кызыклы миңа, үзем дә еш кына төрле корылмалар ясап мавыгам. Бу һөнәр белән якыннанрак танышу өчен кызыксынып кушылдым яшьтәшләремә, - ди Максим. Максим түбәнрәк сыйныфларда укыган чагында ук баллы вата ясый торган электр белән эшләүче җиһаз уйлап табып, технология буенча республика бәйгесендә катнашып, мәртәбәле урын яулады, хәтта Президент тарафыннан игътибарга лаек булды, ди аның турында укытучысы Роза Ильгатовна.

Әлеге һөнәр белән кызыксынган Никита Николаев һәм Артур Исмәгыйловлар да очрашуның, электр подстанциясенә экскурсиянең файдалы булуын ассызыкладылар.

Электр челтәре предприятиесе хезмәткәрләре исә укучыларны башта куркынычсызлык кагыйдәләре белән яхшылап таныштырып, подстанциядәге җиһазларның ничек эшләвен җентекләп аңлатты. Соңыннан мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлчәчәк Фаршатова белән укучылар политехник колледж базасындагы ресурс үзәгенә юл тоттылар. Биредә яшүсмерләргә бу уку елында гына гамәлгә кертелүче электр көчәнеше астында эшләүче югары категорияле электр тармагы белгечләре әзерләнүе, авыл хуҗалыгы техникасы белән эш итүче белгечләр, эретеп ябыштыручы һәм башка эшче һөнәрләре, пешекчеләр әзерләнүе турында мәгълүмат бирелде. Укучылар җәй көне ресурс үзәгендә үткәрелгән зур төзекләндерү эшләре, үзгәртеп корулардан соң биредәге заманча остаханәләр белән кызыксынып танышты.

- Без IX сыйныфны тәмамлаучы, эшче һөнәрен сайларга теләгән укучыларга шушындый экскурсияләр оештыруны дәвам итәчәкбез. Моңа кадәр шушындый эчтәлектәге очрашулар 6нчы, Кадер, Бохарай, Яңа Спас, Ал. Бистәсе, Югары Пәнәче, Түбән Биш авыллары мәктәпләре укучылары белән "Мефро уилз Руссия-Зәй завод"ында оештырылган иде. Киләчәктә шәһәрнең барлык предприятиеләрен дә колачлау теләгебез, - ди Гөлчәчәк Фаршатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: