Зәй офыклары

Зәй музеенда укучылар әти-әниләре укыган чор белән таныштылар

Укытучылар көне алдыннан Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда үзенчәлекле чара үтте. Аңа 1нче мәктәпнең I сыйныф укучылары әти-әниләре белән бергә чакырылды. Без балалар белән үткәннәргә - аларның әти-әниләре, әби-бабалары укыган елларга күз салдык. Балалар аларның нинди сыйныфларда укуын, нинди парталар артында утыруын күзәтеп, үткән гасыр укучыларының портфеле, китап-дәфтәрләре, ручкалары...

Укытучылар көне алдыннан Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда үзенчәлекле чара үтте. Аңа 1нче мәктәпнең I сыйныф укучылары әти-әниләре белән бергә чакырылды. Без балалар белән үткәннәргә - аларның әти-әниләре, әби-бабалары укыган елларга күз салдык. Балалар аларның нинди сыйныфларда укуын, нинди парталар артында утыруын күзәтеп, үткән гасыр укучыларының портфеле, китап-дәфтәрләре, ручкалары нинди булуы белән танышты. Ул чордагы мәктәп предметлары белән танышу уен формасында үтте. Чара беренчеләр өчен кызыклы итеп оештырылды, һәр укучы үзе өчен күп нәрсә ачты. Соңыннан укучылар әти-әниләренә һәм укытучыларына яхшы укырга, тәртипле булырга вәгъдә бирделәр. Ә әти-әниләр аларга һәрчак ярдәм итәргә әзер икәнлекләрен белдерделәр.

Наталья Афанасьева, фәнни хезмәткәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: