Зәй офыклары

Зәй педагоглары Бөгелмәдә республика август киңәшмәсе кысаларында узучы чараларда катнаша

Бүген Бөгелмәдә республика мәгариф хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе кысаларында чаралар башланды. Зәй мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Наталья Васильева җитәкчелегендә 7 кешелек делегация анда "Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын тормышка ашыруның система хасил итә торган юллары" темасы секция утырышында катнаша. Шулай ук алар Бөгелмәдә мәгариф хезмәткәрләренең "2015-2025 елларга Татарстан Республикасында...

Бүген Бөгелмәдә республика мәгариф хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе кысаларында чаралар башланды. Зәй мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Наталья Васильева җитәкчелегендә 7 кешелек делегация анда "Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын тормышка ашыруның система хасил итә торган юллары" темасы секция утырышында катнаша. Шулай ук алар Бөгелмәдә мәгариф хезмәткәрләренең "2015-2025 елларга Татарстан Республикасында укучыларны тәрбияләү үсеше стратегиясе: гамәлгә ашыруның төп юллары" темасы буенча фикер алышуда да катнашачаклар. Ә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы 21 августта үтә. Анда республика җитәкчелеге катнашыр дип көтелә. Быелгы киңәшмә "Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар - яңа чишелешләр" темасына багышлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: